Искэндэр рэфыйков сугыш еллары картинасы буенча сочинение

Тема: Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы өстендә эш

Максат һәм бурычлар:

Укучыларны Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы, аның идеясе белән таныштыру.

Укучыларның бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Сугыш чорында яшәгән кешеләргә карата ихтирам, игътибарлылык тәрбияләүне дәвам итү; аларның батырлыгын онытмаска чакыру.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы турында фикер алышу.

Метапредмет: Картина эчтәлегенә бәя бирә белү.

Шәхси: Сугыш чорына үз карашыңны булдыру.

Дәреснең тибы: яңа материалны ачу дәресе; бәйләнешле сөйләм үстерү.

Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, сынлы сәнгать, тарих.

Дәреслек: Әдәби уку: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 4 нче с-ф. 2 нче кисәк/Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова; — Казан: “Мәгариф”; презентация.

Җиһазлау: Компьютер, экран.

Интернет чыганакларына сылтамалар:

https://tt.wikipedia.org/wiki/Искәндәр_Рәфыйков

http://madanizhomga.ru/tt/ads/item/1607-surәtlәrgә-iңgәn-batyirlyik.html

Дәрес этаплары

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы

Уңай психологик халәт тудыру.

— Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап җибәрик. (1 нче слайд)

II.Актуальләштерү.

1.Табышмаклар чишү

а)Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,

Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.

ә)Аягы юк – китәр,

Җибәргән җиргә җитәр, Кушкан йомышны үтәр. (Хат) (2 нче слайд)

2.Фронт хатлары рәсемен күрсәтү (3 нче слайд)

— Бу хатлар гадәти хатлардан нәрсә белән аерыла?

— Бу хатлар – фронттан җибәрелгән хатлар. Алар арасында өчпочмаклылары да бар.

Укытучы: Сугыш вакытында фронттан өйләргә һәм өйдән фронтка меңләгән хатлар килеп торган. Конвертлар җитмәгәнлектән, хатларны өчпочмаклап төреп кенә дә җибәрә торган булганнар. Хат ташучыны һәр өйдә зарыгып көтеп торганнар. Әмма хатларның күңелсезләре дә булган. Кара печать сугылган хат фронттагы туганыңның үлемен хәбәр иткән. Сугыш вакытында мондый хатны алудан куркып яшәгәннәр. (4 нче слайд)

Өчпочмаклы хатны укучылардан ясатып карау. (5 нче слайд)

3.Уку мәcьәләсен кую

-Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә нәрсә турында һәм кайсы вакыт турында сөйләшербез.

— Бүгенге дәрестә сугыш вакыты турында сөйләшербез.

— Дөрес, укучылар, бүген без дәрестә рәссам Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы белән танышырбыз һәм әлеге картина буенча сочинение язарга өйрәнербез.

Эшне ничек оештырырбыз икән?

Эш ысулларны хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә кабатлау: (6 нчы слайд)

Картинаны күзәтербез.

Картинаның исемен, авторын истә калдырырбыз. Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз.

Персонажларны табарбыз.

Аларның тышкы кыяфәтләренә бәя бирербез.

Картинаның ни турында булуын — темасын ачыкларбыз.

Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.

III.Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1.Искәндәр Рәфыйковның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү (Рәссамның портреты күрсәтелә) (7 нче слайд )

Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйков —Татарстанның халык рәссамы, Русиянең атказанган сәнгать әһеле.

1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1955 елда Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем ала. 

Искәндәр Рәфыйков – портрет жанрында да, пейзаж, натюрморт, китаплар бизәлешендә дә үзен оста рәссам итеп танытты. Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре Русия, Татарстан, Берлин музейларында, Финляндия, АКШ, Япония шәхси коллекцияләрендә саклана.

Үзенең бала чагы, үсмер еллары сугыш вакытына туры килгәнлектән, Бөек Ватан сугышына багышлап та картиналар язган.

2.Картинаны күзәтү, сорауларга җавап бирү: (8 нче слайд )

— Укучылар, картинага карап, исемен һәм авторын әйтегез.

— Бу картина – Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы.

— Картинаның алгы планында кемнәр сурәтләнгән?

-Картинаның алгы планында ана, кыз һәм малай сурәтләнгән.

-Бу гаилә ни өчен бергә җыелган? Аларга нинди хәбәр килгән дип уйлыйсыз?

-Бу гаилә фронттан килгән өчпочмаклы хатны укырга җыелган. Әниләренең кулында хат. Малай урамда уйнап кергән җиреннән йөгереп кергәнгә охшаган. Барысы да әтиләреннән сөенечле хат көткәннәр. Әмма хат кайгылы хәбәр китергән. Сугышта аларның әтиләре үлгән.

3. Төркемнәрдә эш. Өч төркемгә өч төрле бирем бирелә. (9 нчы слайд )

Төркемнәргә әзерләнер өчен вакыт бирелә. Вакыт чыккач, һәр төркемнең җавабы тыңлана.

1 нче төркем. Әни кешенең тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди? (- Ана кешенең өстендә иске телогрейка, аякларында ак оекбашлар һәм эш ботинкалары. Муенында ак шәл. Ананың кулында кәгазь кисәге. Ул фронттан килгән өчпочмаклы хатка охшаган. Әниләре кайгылы күзләре белән бер ноктага карап утыра. Күрәсең, аларга кайгылы хат килгән. Ул елый да алмый. Алга таба ничек яшәрбез дип борчыла. Балаларын үзенең кочагына алган)

2 нче төркем. Малайның тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди? (- Кызның өстендә кызыл төстәге кофта, күлмәге кыскарып беткән. Ялан аякка итекләр кигән. Кызның йөзе күренми. Ләкин аның борчылганын белергә була. Ул йөзен яшергән, әнисенә сыенып, акрын гына елый кебек.)

3 нче төркем. Кызның тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди?

(- Малай әле генә урамнан кергәнгә охшаган. Пәлтә кигән, аның өстеннән шәл ураган. Башында бүрек, аягында итекләр. Малай әле кечкенә булганлыктан, бәлки, барысын да аңлап та бетермидер. Ләкин ул да өйгә зур кайгы килгәнен сизә. Малай әнисенә сыенган. Әмма ул еламый. Әйтерсең, малай киләчәктә әнисенә һәм апасына терәк булырга тиешлеген аңлый).

Ял минуты. (10 нчы слайд )

Алга таба бару өчен, безгә ял итеп, көч туплап алырга кирәк.

Хәзер сез, үзегезне солдатлар итеп хис итеп, минем команда белән стройда атларга тиеш буласыз.

Гәүдәләр төз, башлар югары. Без бит солдатлар.

Бер, ике, өч – безнең кулда көч,

Безнең ил тыныч.

Бер, ике, бер – биеккә сикер!

Бер, ике, өч – суда йөз!

Бер, ике, бер – бик тиз йөгер!

Төркемнәрдә эшне дәвам итү. (11 нче слайд )

Төркемнәргә әзерләнер өчен вакыт бирелә. Вакыт чыккач, һәр төркемнең җавабы тыңлана.

1нче төркем. Йорт эченә игътибар итегез әле. Анда нәрсәләр күрәсез? (- Өй эче ярымкараңгы. Мичнең бер өлеше күренеп тора. Өстәлдә кызыл башлы сөлге һәм котелок тора. Йортта бик салкын күрәсең, әнисе дә, балалар да булдыра алганча җылы итеп киенгәннәр).

2 нче төркем. Рәссам нинди буялар кулланган? Ни өчен дип уйлыйсыз? Яшел, кызыл төстәге буяулар кайсы вакытка ишарәли (күрсәтә)? (Рәссам караңгырак төстәге буялар кулланган. Чөнки бу картинада кайгылы вакыйга сурәтләнгән. Яшел, кызыл төсләр сугыш вакытына ишарәли).

3нче төркем. Ничек уйлыйсыз, автор бу картинасы белән кешеләргә нәрсә әйтергә тели? (Автор бу картинасы белән сугыш елларының авырлыгын күрсәтергә теләгән. Фронттагы кешеләргә генә түгел, аларның өйләрендә калган туганнарына да яшәве бик авыр булган. Рәссам безне бу елларны онытмаска чакыра).

4. Эш дәфтәренә сочинение өчен план язу. (12 нче слайд )

План.

1.Картинаның исеме, рәссамы.

2.Йорт эче.

3.Әниләре.

4.Кыз.

5.Малай.

6.Авторның әйтергә теләгән фикере.

IV.Рефлексия, бәяләү.

1.- Укучылар, без дәрестә кемнең картинасы белән таныштык?

Нәрсәләр белән шөгыльләндек?

Сезгә әлеге картина ошадымы?

Ничек уйлыйсыз, әлеге гаилә бу кайгыны җиңеп чыга алырмы?

2.Дәреслектән Фәрит абыйның сүзләрен табып уку:

— Искәндәр Рәфыйков “Сугыш еллары” картинасында сугышның балаларга китергән газаплары турында сөйли. Рәссам, балаларның күз яшьләре коелмасын, йөзләрендә шатлык уйнасын, балачак еллары тыныч булсын, Җир йөзендә сугышлар булмасын, дигән теләктә кала.

3.Өй эше бирү: Картина буенча сочинение язып килергә (теләк буенча хикәя, шигырь һ.б. язып карарга мөмкин).

4.Белемнәрне бәяләү. Үзбәя. (13 нче слайд)

— Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

1)Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. –“5”

2)Әйбәт эшлим, материалны аңладым.-“4”

3)Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. –“3”

-Укучылар, барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт.

Дәрес Эльвира Хаматнурова башкаруындаХатлар килсен» җырын тыңлау белән тәмамлана. Гөл Мирһади сүзләре Э.Хаматнурова көе. (14 нче слайд )

Дәрескә презентация
PPTX / 1.58 Мб

Обновлено: 09.01.2023

Минем гаиләм – минем шәҗәрәм Бәйрәмне оештыру инициаторы, сценарий авторы һәм алып баручы Абдулкәрим мәктәбенең татар теле һәм әдабияты укытучысы Э.К. Шафикова (2006 ел) 1. Хәтерләүдән куркма син! Үткәнеңне онытма син! Бел син ерак бабайларның, Ничек итеп көн иткәнен, Ни иккәнен, ни чиккәнен Нинди уйлар, нинди моңнар Бездә калдырып киткәнен Исеңдә тот аларның син, Сугышларда кан түккәнен, Туган җирнең иреге өчен Зинданнарда интеккәнен. Хәерле кич кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле ата-аналар, килгән кунаклар! Абдулкәрим авылының тарихын, нәсел шәжәрәсен өйрәнүгә багышланган “ Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” — дип аталган бәйрәм кичәбезне башлап җибәрәбез. Шәҗәрә төзү халкыбның иң матур гадәтләренең берсе. Гаилә шәҗәрәсен төзү, балаларга халык тарихын өйрәтүдә, гаилә традицияләрен торгызуда иксез-чиксез мөмкинлекләр тудыра. Билгеле, тормышта булган бар кыенлыкларны нәсел агачы төзүгә, өйрәнүгә генә нигезләнеп чишә алмау һәркемгә мәгълүм, ләкин иң кыйммәтлесе шул, шәҗәрәне тикшерү-өйрәнү барышында иң гади гаиләдә дә балалар үрнәк алырлык идеаль булган шәхесләр табыла һәм аларның эш тәҗрибәләре, тормыш — көнкүрешләре, кылган эшләре яшь буынның күңеленә хөрмәтле орлык сала. Һәр карыш җир сугарылган Шаһит җаннар каннарында Үткән яулар шәүләсе бар Туган якның таңнарында Һәр нигезнең, һәр авылның Һәр каланың үткәне бар. Гыйбрәт алырлык мирасның Калганы бар, киткәне бар — Горур сүз әйт сорасалар: Ни кавемнән нинди җирдән Киләчәккә аек карар Үз тарихын анык белгән! ( Барысы бергә) Үткәнеңне онытма син! 2. Ярмәкәй районы һәм Абдулкәрим авылы тарихыннан юллар уку. Хөрмәтле тамашачылар. Бүгенге безнең чара — бу ерак тарихка сәяхәт итү, борынгы ата- бабаларыбызны искә төшерү һәм җәмгыятнең асылын тәшкил итүче бердәм гаиләгә мәдхия уку. “ Минем гаи ләм — минем шәҗәрәм” бәйрәмендә катнашалар: Тазиевлар гаиләсе, Минязевлар гаиләсе, Рафиковлар гаиләсе, Инсаповлар гаиләсе һәм Зариповлар гаиләләренең яшь буын вәкилләре Зарипова Динара, Зарипов Альберт. Бала туа. Доньяга яңа кеше килә. Гаиләгә яңа ямь юаныч өстәлә. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата — анасына өсәмә мәшәкать ләр дә алып килә. Аларның иң беренчесе балага исем кушу. Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган, матур мәгънәле, җиңел һәм җайлы әйтелешле исемнәр бирергә тырыша.Телебездәге байтак кына төрки- татар генезислы кеше исемнәре, борынгы мәҗүси ышанулар, ырым- йолалар белән бәйләнешле булган. Гаиләдә ир бала тууга ата- ананың сөенечен белдереп: Сөендек, Куандык баланың булуын теләп: Котлыбикә, Котлы, ир баланың кыю, батыр булуын теләп ау кошы атамасын Шаһбаз . Ә сезнең исемнәр нәрсәне аңлата икән һәм ни уңай белән кушылды икән, шуны тыңлап үтик. ( Исемнәр аңлатмасы буенча бәйге) Хөрмәтле тамашачылар сезнең алда курай моңнары: чыгыш ясый Радмир Муллагалиев Әйе “Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән — халыксыз, нәселен белмәгән нәселсез,” — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белгән. Ата-аналарыбызның элек-электән улларын мөмкин кадәр чит нәсел, башка ыруг, башка авыл кызына өйләндерергә тырышканнар.Чөнки шулай иткәндә, яңа парлашкан гаиләләрдә таза-сау балалар туган, аларның күбесе озын гомерле, физик һәм рухи яктан камил булган. Җиде бабага кадәр үз нәсел — нәсәбеңне белүең туачак буыннарының сәламәтлеге, нәсел җебенең өзелмәс дәвамчылыгы өчен алдан кайгыртучанлык күрсәтүдән гыйбарәт булып чыга. ( “ Минем шәҗәрәм” бәйгесе) 3. “Доньяда әле кешеләр юк чагында күк йөзе кап-караңгы бушлык булган”- дип сөйлиләр. Атабыз Адәм, җир йөзендә пәйдә булып, беренче мәртәбә яхшы эш башкарганнан соң гына күктә беренче йолдыз кабынган. Анабыз һава беренче улын тудыргач, күккә карап икенче йолдыз өстәлгән. Адәмнәр доньяга килә торганнар, яхшылык эшли торганнар, күктә йолдызлар арта барган. Шулай итеп һәр кешенең үз йолдызы кабынган. Шулай итеп һәр кешенең үз йолдызы кабынган. Күктәге йолдызлар — кешеләрнең җирдә эшләгән яхшылыклары билгесе ди. Чарада катнашучыларның да үз йолдызлары кабыныр, чөнки без бик күптәннән донья куйган ата-бабаларыбызның якты рухларын хөрмәт белән искә алдык. Фамилия аерым бер гаиләнең, гаиләләрнең як нәселенең рәсми атамасы, нәсел тамгасы. Төрле халыкта һәм төрле катлауларда фамилиялар төрле вакытта барлыкка килгәннәр. Борынгы заманнарда күпчелек халыкта, шул исәптән төрки-татарларда да, башкортларда да фамилиялар булмаган. Фамилияны шәхеснең үз исеменән соң әйтелә торган әтисе яки бабасы исеме, кушаматлар яки титуллары башкарганнар. Алдагы бәйге “ Гаиләнең туграсы, гаилә девизы” Сезнең туграларыгыз нинди? Ә хәзер без сезне “ Мәкальләрдә халкым тапкырлыгы”- дигән бәйгегә чакырабыз. 1. Илнең төтене -дә татлы. 2. Ир иргә — , ир илгә таяна. 3 Ата бабалы кеше — тамырлы кеше. 4. Карама үзенә- кара нәселенә. 5. Ике туган бергә килсә- сандугачтай сайрашыр. 6. Теле барның- иле бар. 1. Сыек булса да үз-каны. 2. Таты туганнар таштан — койма корганнар. 3. Туган бар җирдә — ярдәм бар. 4. Токым токымга – тарта. 5. Үзеңнеке бер этсә дә бер тарта. 6. Аналы – аталы – алтын канатлы. 1. Иле ныкның – биле нык. 2. Ил төкерсә — күл булыр. 3. Әткәй шикәр — әнкәй бал. 4. Атаңны башыңда тот анаңны — учыңда тот. 4. 5. Атасын кара – улын коч – анасын кара – кызын коч. 6. Бала башында бер кайгы – ата башында мең кайгы. 1. Ата — бабалы кеше тамырлы — имән. 2. Туганны ит тартмаса да — кан тарта. 3. Туганыңнан бизмә — нәселең корыр. 4. Туганыңа сүз – үтә. 5. Җидә авылда – җиде кардәшең булсын. 6. Ата белән – ана – йөрәк. Бәйге “ Гаилә ядкарьләре” Һәр гаиләдә буыннан – буынга тапшырыла торган бик истәлекле, бик кадерле әйберләр була. Хәзер менә шулар турында сөйләшәбез. Бәйге “Кем көчле” Без яшәгән җирләрдә әледән-әле сугышлар булып торган. Сугыш утлары кинәт, көтелмәгәндә кабынып киткән, тик батырларыбыз Ватанны якларга үз гомерләрен кызганмыйча, ярсып дошманга ташланганнар һәм җиңүче булып чыкканнар. Сезгә дә чын батырларга көтелмәгән ярыш гер кутәрү. Сезнең өчен татар көйләреннән тезмә. Җәүдәт Ялаев һәм Радмир Муллагалиев, каршы алабыз дуслар! — Хөкемдәрләргә сүз. — Бүләкләр тапшыру. — Спонсорлар. Ә хәзер сүзне чын мәгърифәтче, балаларга гына түгел олыларга да әхлак тәрбиясе бирүче, үзе яшәгән чордан дистә еллар алдан баручы район хатын- кызлар советы рәисе, район мәгәриф бүлеге методисты Шарафисламова Кифая Мирхатимовнага бирәбез. ( Йомгаклау) Кадерле тамашачылар! Бәйрәмебез азагына да якынлаша. Бүген без берничә гаилә мисалында, аларның нәсел агачларын күзәтү өстендә тормышны, яшәү — тереклекне, буыннар чылбырын чагылдырырга тырыштык. Нәсел шәҗәрәләре байтак кына төбәкләрдә авыл шәжәрәләренә үсеп, аерым авылның, төбәкләрнең тарихы турында бай гына фәнни мәгълүмәт яшь буынга патриотик тәрбия бирә. Чөнки Туган ил, Ватан төшенчәләре нәкъ менә үзең яшәгән гаилә, коллективтан башлана һәм иң мөһиме кешенең бу доньяга ни өчен килүе һәм бу доньядан киткәнче нинди игелекле эшләр калырга тиешле турында уйланырга этәрә. ,

Абдулкаримовская лыжня снова собрала друзей. Это уже 13-ый сезон. Соревнования посвящены памяти учителей физической культуры Абдулкаримовской школы Ермекеевского района Рузиля Фаттахова и Валерия Шевченко. Традиционно география участников соревнований весьма обширная. На открытый Межрегиональный сельский лыжный фестиваль прибыли спортсмены из городов Туймазы, Белебей, Абдулино, Уфа и сёл муниципалитета. Разыгрывалось 10 комплектов медалей! Самая длинная дистанция — 10 км. Участников соревнований приветствовал глава администрации района Ильшат Райманов. Он пожелал всем участникам лёгкого скольжения и удачного финиша. Спонсорами лыжных состязаний выступили руководитель ООО «Карамалы» Равиль Акбаров и неравнодушные уроженцы села. Примечательно, что в ходе лыжного фестиваля участники состязаний не только соревнуются, но и общаются, обмениваются опытом, дают полезные советы. К примеру, Валентина Трафимова из города Абдулино говорит, что начинать заниматься лыжным спортом никогда не поздно. Сама она начала кататься в 45 лет. Сначала для того чтобы приобщить сына к данному виду спорта, а сегодня на лыжах они катаются всей семьёй. Семилетний Тимур из города Туймазы на Абдулкаримовской лыжне в первый раз. И сразу занял почётное третье место. Правда, он сам говорит, что ему помогла непредсказуемая спортивная ситуация. Он шёл четвёртым, но парнишка, бежавший третьим, упал. А поддержать Тимура приехала вся его дружная семья. По окончании соревнований победители состязаний были награждены кубками, Почётными грамотами и ценными подарками. Активное сообщество села угощало гостей мероприятия ароматным половом, горячим чаем и сладостями. Фото Энже Шафиковой.

Йәрмәкәйҙә дәүләт программаһы буйынса күп фатирлы йорт файҙаланыуға тапшырылды 15 июля 2021, 15:23 Район үҙәгендәге 4 ҡатлы торлаҡта 24 ғаилә өй туйланы. Был йорт “Ауыл биләмәләрен комплекслы үҫтереү” дәүләт программаһы буйынса төҙөлгән республикалағы иң ҙур объект иҫәпләнә. Торлаҡ төҙөлөшө өсөн 33 миллион ярым һум тотонолған. Йәрмәкәй районы хакимиәтенең мәғлүмәт-аналитика бүлеге етәксеһе Энже Шафиҡова һөйләй. Башҡортостанда “Ауыл биләмәләрен комплекслы үҫтереү” дәүләт программаһын тормошҡа ашырыу өсөн быйыл 1 миллиард ярым һум бүленә.

Район үҙәгендәге 4 ҡатлы торлаҡта 24 ғаилә өй туйланы. Был йорт “Ауыл биләмәләрен комплекслы үҫтереү” дәүләт программаһы буйынса төҙөлгән республикалағы иң ҙур объект иҫәпләнә.

Экскурсия в Шумиловский водопад. Очень красивое и живописное место. Находится на границе Ермекеевского и Туймазинского районов. Мы подъехали со стороны села Старошахово Ермекеевского района. Попасть к гроту с водопадом можно тремя путями. Но самый интересный и сложный — это прямо от нижнего каскада вверх по ручью. А для того чтобы дойти до водопада нужна удобная обувь, отличная компания и огромное желание. Моя мечта осуществилась!

Чтобы отметить человека, наведите на него курсор и нажмите левую кнопку мыши. Чтобы отметиться на фото, наведите на себя курсор и нажмите левую кнопку мыши.

Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли.
Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдыңда, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашкан. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар.
Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый.
Төрмә киемнәреннән булса да, шагыйрьнең өсте-башы пөхтә, җыйнак. Өстендә иске телогрейка, муенына төрмә номеры тагылган. Рәссам герой-шагыйрьнең эчке ныклыгын, көчле ихтыярын бирә алган. Бу күренештә Муса Җәлилнең килеш-торышы нәкъ үзе язган шигырьгә туры килә:
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Үләм икән — үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Хөкем итүче фашистлар шагыйрьгә каршы утырганнар. Аларның йөзендә борчылу, тынычсызлану сизелеп тора. Креслога хуҗаларча киерелеп утырганы М. Җәлилгә гаҗәпләнеп, буйсындырырга көче җитмәүдән, аңа ачу белән карый, аның җиңендә − свастика (фашистлар эмблемасы, очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган төре). Аның борчылуын кулында төтенләп, дерелдәп яна торган трубкасы да сиздерә. Зур чиндагы фашистларның икенчесе ачуыннан урыныннан сикереп торган, шагыйрьнең буйсынмас характерына аптырап, моны нишләтергә дигән сыман, аңа нәфрәт белән карап тора. Ә өченчесе, ачулы каушавын басу өчен, зажигалка кабызып, телефоннан сөйләшә, кемнәндер киңәш, ярдәм сорый булса кирәк: йөзе тынычсыз, хәсрәтле күренә. Ишек төбендәге төрмә сакчысының да кичерешләре бик киеренке, җанлы: аның күз карашында шагыйрьнең ныклы ихтыярына, туган иленә турылыклы булуына гаҗәпләнү катнаш соклану чалымнары да сизелә. Гүя ул, үз хезмәтенең түбәнлегенә үртәлеп, күңелсез уйларга баткан.
Тиздән фашизмның җиңеләчәген бүлмә эчендәге җиһазлардан да белергә мөмкин. Стенадагы рамда Гитлер рәсеменең яртысы гына күренә. Бүлмә шактый җиһазлы: люстра, креслолар, зур, авыр өстәл. Өстәлдә фашистларның төрле үзәкләрен тоташтыра торган телефоннары, бөркет рәсемле кара савыты һәм өзлексез тартуны белдереп торган тәмәке төпчекләре, ә бераз читтәрәк аларның купшы перчаткалары һәм фуражкалары ята. Рәссам Харис Якупов Җәлилнең горур торышына капма-каршы итеп, фашистларның эчке борчылулары аша аларның җиңелә баруларын, тиздән халыклар хөкеме алдына басарга тиешлекләрен ачык гәүдәләндергән.

Юмадеева Зульфия Хамитовна

Россия. Родина. Это край, где мы родились, где живем, это наш дом, это все, что нас окружает. Моя Родина-это деревня Топкинбашево. Из иллюминатора вертолёта видна проплывающая внизу снежная пустыня. Иногда только проступают на ней тёмные-побольше, поменьше, совсем крошечные-пятна какой-то растительности. Ни домика. Тонкой змейкой вьется узкая дорога. Когда вешняя вода смывает её напрочь, разольются болота и речушки. И тогда расстояние, преодолеваемое по воздуху, за считанные минуты, на долгие месяцы делают территорию труднодоступной. Несмотря на труднодоступность жители деревни любят свой край, свою землю. Большинство родились и живут здесь всю жизнь, многие возвратились на родную землю, не найдя себя ни в каком другом месте. У народов деревни особый менталитет, как говорят сейчас, обусловленный историей, традициями, национальной культурой, условиями жизни. Держать охотничье ружьё и забрасывать рыбацкие сети здешние ребятишки учатся раньше, чем познают азы грамоты.

Почему я люблю свой край?

Потому, что он нравится мне.

Потому, что он мой, он мне дорог.

Нет другого такого нигде!

Из поколения в поколение передаются рассказы о важнейших событиях, выдающихся личностях, об их подвигах и великих делах. Наша Родина — это и люди, которые нас окружают в повседневной жизни. Люди, которые родились в одном краю, всегда как-то ближе друг к другу, всегда лучше смогут понять друг друга, им легче найти общий язык и стать друзьями.

Родина как много в этом слове для каждого из нас звучит! Моя малая родина — неповторимая и любимая, самая прекрасная на земле. Это место, где прошло моё детство. Меня всегда тянет к родной земле, к её природе.

Нет России другой.

Берегите её тишину и покой.

Это небо и солнце,

Этот хлеб на столе

И родное оконце

В позабытом селе.

Предварительный просмотр:

Сочинение на тему

Выполнила ученица 8 класса

Руководитель: учитель русского языка и

литературы Юмадеева З.Х.

Әй, авыл, син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш.

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар – җанга иң якын сүзләр.

Туган авылым минем өчен бишектән, әти – әни бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урманда үсеп утыручы каеннардан башланды.

Минем туган авылым – сазлык урынының берсендә, Носка елгасында урнашкан Лаемтамак авылы. Ул тату, эш сөючән, атлар, сыерлар тоткан, балык эше белән шөгыльләнгән халкы белән данлы. Шулай ук туган авылым табигатенә сокланып туя алмассың: төрле чәчәкләр белән бизәлгән киң болын, көмеш сулы елга, саф һавалы урман, ап – ак каеннар.

Туган ягыбызда туып – үскән кешеләр арасында игенчеләр, язучылар, укытучылар, табиблар, инженерлар,сугыш ветераннары бар. Алар үз бәхетләрен туган авылда тапканнар. Авылыбыздан ерак яшәгәннәре дә безнең горурлыгыбыз: шагыйрь, язучы – Галия Абайдуллина, җырчы – Закина Арангулова, күренекле врач – Вил Файзуллин, полиция хезмәткәре – Ралит Нигматуллин һ.б.

Хәзерге көндә авылыбыз көннән – көн төзекләнә, ямьләнә, халыкның тормышы өзлексез яхшыра, дәрте үсә, канатлана.

Тик халык юл мәшакәтенә зарлана, чөнки кыш көнендә генә кеше иркенләнеп үз машинасында шәһәргә бара ала. Ә минем өчен бу, киресенчә, юл булмавы яхшы дип уйлыйм. Чөнки бездә сугыш – талаш, никотин исе юк, саф һава, чисталык, тыныч йокы хөкем сөрә.

Мин үз авылымны бик яратам. Лайтамак авылы – минем өчен изге, кадерле, гаҗәеп якын, матур, искиткеч гүзәл, бай авыл.

Кошлар гүзәл авылыма

Күкне терәгән наратлар

Тып – тын калып тыңлыйлар.

Предварительный просмотр:

Муниципаль автоном уку йортынын

7 класс укучысы

Лаемтамак авылы , 2017 ел

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение

Сочинение на тему :

ученица 7 класса

Село Лайтамак, 2017 год

Туган ягымда кыш.

Кышын бары усемлеклэр

Сэер йокыга тала.

Табигатьнен кырыс чагы,

Язны котэргэ кала.

Гажэеп матур,искиткеч гузэл безнен туган ил жире! Бигрэк дэ ягымлы ул кыш коне.

Быел кыш иртэ килде. Жир остенэ ап-ак кар ятты. Беренче кыш ае керугэ, болыннарны,кырларны ап-ак кар каплап китте. Яна чына яуган кар остендэ тэуге чангы эзлэре куренэ башлады .

Чын кыш башлану белэн,ул эзлэр тагын да кубэйде. Елгалар,куллэр битен козге кебек шома боз каплап алды. Коннэр кыскарды,тоннэр озайды. Еш кына суык жиллэр исэ башлады. Балалар кышны котеп алалар. Алар озак-озак чангыда йорилэр,еш кына тимераякта шуалар,боз остендэ хоккей уйныйлар. Тик жылы якларга китми калган кошларга,жэнлеклэргэ азык ягыннан бик авыр.Шуна курэ кубесе кеше яши торган жирлэргэ елыша. Без,балалар кошлар турында кайгыртырга,аларга жим бирергэ тиеш. Безнен ишек алдында жимлек бар, мин хэрбер иртэ кошларга жим салам, хэзер минем тышка чыгуымны котеп торалар, курыкмыйча яныма килэлэр.

Кыш коне-табигатьнен ин матур, чиста, ягымлы чагы . Мин ел саен кышны сагынып котеп алам. Чонки чангы йорергэ яратам, хэрбер елны Тубыл шэхэренэ барып урын алып кайтам. Тагын кышны ни очен яратам? Кыш коне бэйрэмнэргэ бай. Яна ел узе нигэ тора! Ел саен бу бэйрэмне сагынып котеп аласын. Аннан сон тагын да кунелле…Каникуллар. нинди кунелле, онытылмаслык коннэр, каникулнын утуен белми дэ каласын.

Кыш конен авыл халкы да котеп ала, чонки кышын гына шэхэргэ юл безнен авылга бар. Башка ел фасылларында шэхэргэ бару юк, тик жэен генэ самолёт белэн барып була, шулай була калса да, самолётка элэгу авыр, бер ай алда язылып кую.

Мина кыш коне сихерле дэ, серле дэ, монлы да, куркэм дэ, кадерле дэ кебек тоела. Шагыйрьлэрнен кыш турында шигырьлэрен, язучыларнын хикэялэрен укысан да, рэссэмнэрнен картиналарын карасанда сокланып туя алмыйсын! Менэ ни очен кыш конен мин яратам! Сонгэт Бекенин кыш турында мондый сузлэрне эйтсэ дэ:

Кышын бары усемлеклэр

Сэер йокыга тала.

Табигатьнен кырыс чагы,

Язны котэргэ кала.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Описание зимней природы в сочинении учащейся Гареевой Луизы.

Ҡыш миңә ни өсөн оҡшай?

Ябалаҡлап ергә ҡарҙар яуа,

Сабый ҡарҙар уйнай hayaлa.

Йөрәккәйем уҙенә дауа ала.

Оҙаҡ көттөрөп , һағындырып әсе елле ҡыш та килеп етте. Ер-әсәгә хужа булыуын күрһәтеп һалҡындары башланды .

Ябалаҡлап ҡарзар яуа. Уларҙы ситтән генә күзәтеп торһаң куңелгә рәхәтлек хисе тула. Шаян ҡар бөртөктәре керпектәргә , биткә ҡунып ҡапыл юҡ була. Ҡайҙалыр ашығыусы шаян ел ҡарҙарҙы төрлө ергә туҙҙыра, ҡар бөртөктәрен үҙ көйөнә бейетә, шулай узенең көсөн , ҡеүәтен күрһәтә .Балаларҙы ҡыуандырып , ҙур-ҙур тауҙар өйөп ҡуя, ә саналарын һөйрәп, шатланышып өйҙәренән сыҡҡан ҡыҙ, малайҙарҙы күрһә улар менән уйын башлап ярышкандай була, ҡалышмаҫҡа тырыша .

Ҡыш көнөндә урман менән ялан үҙе бер әкиәт донъяһы ул! Аҡ мамыҡ шәлдәрен ябынған, көмөш бәҫ ҡунған ағастар бер һоҡланғыс мөғжизә .Ара-тирә йәшел энәләрен тырпайтып , маһайышып ултырған шыршы , ҡарағайҙар күренә. Ошо сихри тынлыҡты боҙоп һайыҫҡан шаҡырлай , урман докторы тумыртҡа туҡылдауы ишетелә.

Ялан бөтенләй буш ҡалған . Мамыҡ ҡар һибелгән киң яландың уртаһында ғына төлкө , ҡуян эҙҙәре сыбарланған. Матур ҙа инде ҡышҡы тәбиғәт! Ер һулышы ис киткес саф һәм тәрән. Үҙеңде ожмахта тояһың . “ Әл дә ошонда тыуып – үҫкәнмен!”-тип ҡыуанаһың . Уйланырға, хистәргә бирелергә яратҡанғамы , мин ҡышты үҙ итәм .

Ҡыш-бик танылған рәссам –скульптор ҙа . Төн үткәнсе йылға аша көмөш күпер һалып куя. Өйҙәргә , ҡаралты – ҡураға осло бүрек кейҙерә, тәҙрәләргә һырлап-семәрләп матур биҙәктәр төшөрә.

Ҡыш миңә бик оҡшай, сөнки рәхәтләнеп саңғыла йөрөйһөң, санала шыуаһың, саф һауа һулайһың . Ҡыштың бөтә матурлығы шунда . Ул уҙенең сатлама һыуыҡтары, ҡарлы бурандары , ыжғыр елдәре менән кешеләрҙе сыныҡтыра , үҙенсә һынай ҙа .

Ҡар яуа! Яуһын ,яуһын ҡар! Ул-шаулап килер яҙыбыҙ ,шау сәскәле , йәйебеҙ , мул уңышлы ҡөҙөбөҙ.

Читайте также:

      

  • Сочинение с элементами рассуждения мое любимое занятие 3 класс
  •   

  • Основная мысль песнь о вещем олеге сочинение
  •   

  • Сочинение в чем красота музыки
  •   

  • Описание новогоднего костюма сочинение 6 класс
  •   

  • Сочинение природа россии на английском

Хәтерлибез! Горурланабыз! (сочинение)

Сугыш…сугыш, каһәр төшкән сугыш. Күпме ачы күз яшен,кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы, куркыныч сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Аны ишетүгә үк,күз алдына янып каралган иген басулары,ятим калган сабыйлар,газиз ирләрен,сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.

…1941нче елның 22нче июнь таңы. Сәгать 4. Илебез халкы авыр эш атнасыннан соң тирән йокыда. Беркем дә, хәтта саташулы төшендә дә, берҗирдән дә явызлык көтми. Ләкин нәкъ менә шушы минутларда фашист илбасарлары, үзләренең меңләгән туплары һәм очкычлары белән, безнең чик буе заставаларын, хәрби казармаларны, элемтә үзәкләрен тупка тоталар. Шул ук минутта дошман бомбардировщиклары да, һавага күтәрелеп, тыныч илебез өстенә меңәрләгән бомбаларын ташлыйлар. Сабан туена дип хәзерләнгән тастымалларга батырлар биленең ныклыгын сынарга насыйп булмый. Чиккән кулъяулыклар кыңгыраулы дугаларга, ат башларына бәйләнми кала – барысына да сугыш тутыгы куна, күз яше сеңә. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш шулай башланып китә. Бу 1418 утлы көн һәм төн халкыбыз җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк булып ята. Сугышның иң беренче көннәреннән үк Татарстан ир – егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына республикабызның 560 меңнән артык кешесе чыгып китә, 350 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмый.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

“Бәхетле бул, балам! 1941 нче елның 22 нче июнь таңында кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? Илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.”
Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Һәрбер кешенең үз яшәү тарихы, үз язмышы бар. Тамырларың – туганнарың, әби-бабайларың , авылдашларың турында яңа мәгълуматтан хәбәрдар булу бик кызык. Әмма иң кызыгы – бөек шәхесләр, геройлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында белү. Әлеге кешеләр – чын мәгънәсендә каһарманнар, курку белмәс, Ватаннарына тугры булып калган кешеләр.

Бөек Ватан сугышы геройларының берсе –Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы. Ул 1920 елның апрелендә Буа районының Яңа Тинчәле авылында туган. 1938 нче елда Шәйморза урта мәктәбен тәмамлый. 1938-1941 нче елларда вуз студенты, бер үк вакытта Казан шәһәре “Конопленка” фабрикасы каршындагы кичке мәктәп укытучысы булып эшли. 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, зенитчылар взводы командиры, Суслонгерны кичә, запастагы капитан була. Сугыш беткәч, үзенең башлаган укуын дәвам итә һәм 1946 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1946-1957 нче елларда Мамадыш районы Тәкәнеш урта мәктәбе директоры, 1957-1982 нче елларда Кукмара районы Лубян урта мәктәбе директоры булып эшли. Лубян поселогы, Кукмара район Советы депутатлары булып берничә чакырылышта сайлана. Икенче дәрәҗә (1945), Беренче дәрәҗә (1985) Бөек Ватан сугышы орденнары; “Германияне җиңгән өчен”(1945), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”(1966), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы”(1976), ), “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”(1985), “Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флотының 30 еллыгы”(1948), “СССР Кораллы Көчләренең 50 еллыгы”(1978), “СССР Кораллы Көчләренең 70 еллыгы”(1988), “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 еллык уңаеннан (1970) медальләре; “РСФСР Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. “ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы” почетлы исеме бирелгән. 1994 нче елда вафат, Лубян поселогында җирләнгән.

Утны-суны кичкән Буа районы малае Кукмара районының иң матур, иң тылсымлы җиренә килеп урнаша. Вәлиев Әнвәр Абдрахман улы-мәктәбебез горурлыгы. Мәктәптә директор булып эшләү дәверендә ул әле тарих фәнен дә укыта.Әйе, аңа тарих укыту авыр булмый, чөнки ул узе бер тарих дип әйтсәк тә дөрес булыр. Үзенең туган җиргә мәхәббәтен яу кырында күрсәтә, аннан мәктәп укучыларына җиткерә. Әнә шулай, кайда гына эшләсә дә, укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер. Бүгенге көндә дә аның укыткан укучылары аны бик сагынып, рәхмәт хисләре белән искә алалар. Тормыш иптәше Гөлбестан Фатих кызы белән алар ике ул, ике кыз үстерәләр. Гөлбестан Фатих кызы – бүгенге көндә безнең арабызда яши. Киләчәк буын балаларының тыныч тормышта яшәүләре өчен көндә дога укый.

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялым ак аргамактай еракларга оча… Бер минут. Әйтерсең бөтен дөнья елмая: кешеләр дә, кояш та, чәчәкләр дә, бөтен тереклек дөньясы да. Бөтен дөнья тып-тын. Тоташ елмаю. Ә еракта ак каеннар шавы. Әнә ни өчен елмая кешеләр. Димәк, әле алар ишетә! Ишетә! Димәк, күңелләрендә матурлыкны тоя белү, тышкы ялтыравыкны гына түгел, эчке рухи матурлыкны тоя белү сакланып калган. Бер генә минутка дөньядагы барлык кешеләр үзара дуслык җепләре аша бер-берсенә бәйләнгән. Чөнки аларның һәммәсенә дә уртак булган елмаю җир шарында патшалык итә.
Әнә шуңа кушылып, мин дә елмаям. Үзем уйлыйм: чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә «сугыш» дип янарлар идеме икән? Шундый матурлыкны бер секунд эчендә көлгә әйләндерергә, юк итәргә куллары барыр идеме икән? Бер генә минут! Барын да онытыгыз!

Көннәр, еллар бер – бер артлы үтә тора, дөньяга яңа буыннар килә. XX гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга да дистә елга якын вакыт үтеп киткән. Алда – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе — әлбәттә, Җиңү бәйрәме. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде. Cугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда гына күрик, әдәби китаплардан гына укып белик, беребезгә дә, беркемгә дә моны яңадан кичерергә язмасын.

Дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, снарядлар ярыла. Халык күпләп кырыла, яшь балалар гомере вакытсыз өзелә. Үлем ачысына түзә алмыйча Җир-Анабыз да ыңгыраша. Ишетәсезме, кешеләр, гасыр бусагасын атлаганда вәхшилеккә юл куела бит?! Бүгенге якты көн туачак нәни сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухын рәнҗетергә ярамый. Тарих моны бервакытта да гафу итмәс.

31.08.2018

«Сугыш еллары гаилә тарихларында»

Гилязова Ландыш Алексеевна

учитель истории и обществознания

Проектная работа на родном-татарском языке на тему : «Сугыш еллары гаилә тарихларында» («След войны в истории моей семьи»). Целью проекта является расширение знаний о родственниках, участвовавших в ВОВ, Афганской войне и Чеченской войне. Проект носит групповой характер,выполнили учащиеся 6 класса. Результатом проекта явилась создание презентации на тему : «Сугыш еллары гаилә тарихларында»,с последующим выступлением на общешкольной защите проектных работ.

Оценить




2171

Содержимое разработки

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Кадрәк төп белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

Проект эше

Тема: «Сугыш еллары гаилә тарихларында»

Башкарды:  6 нчы сыйныф укучылары

Җитәкче: Гыйләҗева Ландыш Алексеевна,

тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

2018 нче ел

Эчтәлек.

1.Кереш…………………………………………………………………………………… 3

2. Төп өлеш. ……………………………………………………………………………. 5

а) Бөек Ватан сугышы – ил, гаилә фаҗигасы…………………………….… 5

б) Бөек Ватан сугышы Нәбиуллиннар гаиләсе тарихында…………….5

в) Макар бабайның илне дошманнардан саклавы,хатирәләре……… 6

г) Бөек Ватан сугышы Хановлар гаиләсе тарихында …………………..6

д) Әфган сугышы…………………………………………………………………….. 6

е) Чечен сугышы Ивановлар гаилэсе тарихында ……………………….. 7

3. Йомгаклау……………………………………………………………………………. 8

4. Әдәбият исемлеге……………………………………………………………………9

Проектның максаты: Үзебезнең гаиләдәге истәлекләргә таянып, сугышларның гаиләлэрдә нинди эз калдыруын ачыклау.Укучыларның Бөек Ватан сугышы,Эфган,Чечня сугышлары турындагы белемнәрен барлау. Тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.Укучыларда гражданлык хэм патриотик тэрбия биру

Проектның бурычы:

1. Бөек Ватан,Әфган,Чечня сугышлары елларында туганнарыбыз язмышы турында мәгълүмат җыю.

2.Укучыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү.

Кереш.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.

Уткәнне белү, синең киләчәген

Хәтерләүдән курыкма син!

Уткәненне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Гаилә, нәсел киләчәгең…, токым… Әлеге сүзләр безгә бик кечкенә вакыттан, балачактан таныш. Гомер дәвамында кешеләр күренми торган җепләр, туганлык белән бәйле. Ә безне, бер-беребез белән нәрсә берләштерүе турында уйланып караганыбыз бар микән? Мөгаен, юктыр. Әйе, «илен белмәгән — игелексез», «халкын белмәгән — холыксыз», «нәселен белмәгән — нәсәпсез» дип, юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының,гаилэлэренен чыгышын белергә тиеш.

Борынгы заманда һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш булган, үз нәселен белгән кеше абруйлылардан саналган. Безненчә, гаиләңнең тарихын өйрәнү кызыклы һәм файдалы. Гаилэ эгьзалары кем булган, ничек яшәгән һәм шөгыльләнгән, кешеләр өчен файдалы эшләр башкарганнармы, әллә киресенчәме? Безнен уйлавыбызча, безнең бабаларның яшәү рәвеше безнең тормышта да уз урынын алган, үз нәселеңне белергә һәм хәтерләргә тиешбез.

Бүгенге көндә буыннар арасында тарихи бәйләнеш юк дисәң дә була. Балалар өлкән буын кешеләреннән үрнәк алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Шуңа күрә һәр кеше үз гаиләсендә буыннан буынга килгән истәлекләрне белеп, аларны саклап, киләчәк буынга тапшырырга тиеш.

Безнен сайлап алган темамның актуальлеге шик тудырмый. Бүгенге көндә гаиләнең,булган вакыйгаларның тарихын өйрәнү проблемасы иң мөһим проблемаларның берсе булып тора.

Проектның төп объекты булып илебез тарихында булган ин авыр сугышлар тора — аларның безнен тобэк,безнен гаилэлэребездэге эзе, сугышлардааларнын илне саклауга керткән өлешен өйрәнү, әби-бабаларның,туганнарыбызнын язмышы.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән сугышлар тәмамлануга бик куп дистә еллардан артык вакыт узса да, сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугышлар илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре яу кырларында мәңгегә ятып кала. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре,интернациональ бурычларын утэу өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Ил азатлыгы өчен изге сугышта һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү эше бүген дә дәвам итә. Бу эштә һәркем үзеннән өлешен кертергә бурычлы. Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен без аларга бурычлы. Өлкән буынның сугыш һәм сугыштан соңгы героик тормышы безнең өчен һәрчак үрнәк.

Төп өлеш.

Бөек Ватан сугышы – ил, гаилә фаҗигасы.

1941 нче елнын 22 нче июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе ап-аяз. Менә шундый матур күк йөзе кинәт самолётлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап кала. Бу көнне, фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә хөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана.Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тыныч халыкка. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары һәм кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калды. Аларның чиксез батырлыгы турында без кинолардан карап, тарих дәреслекләреннән укып, язучыларыбыз сугыш темасына иҗат иткән әдәби әсәрләр белән танышып беләбез. Миллионнарча гаиләләр сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалганнарның язмышын белә алмады. Быел Бөек Ватан сугышының 73 еллыгы. Сугыш хатирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы һәйкәлләр бар. Шунысы кызганыч, сугышнын ачысын, афэтен кичергэн, күкрәк тутырып көмеш медальләрен чыңлатып, Җиңү көнен каршылаучы авылдаш ветераннарыбыз юк инде. Лэкин без узебезнен гаиләлэребез тарихында бу сугышта катнашкан якыннарыбыз-бабаларыбыз турында кешеләргә җиткерәсебез килде. Бу гаиләнең тормышы – меңләгән гаилә тормышына охшаган да, үзенчәлекле дә; бу зур тарихның бер күзәнәге.

Бөек Ватан сугышы Якуп бабам гаиләсе тарихында — Нәбиуллинар гаиләсе

Зур гаилә башлыгы, Бикметов Якуп Бикмохэммэт улы 1906 елда Калморза авылында туган.Ул ерак бабам –Хэниф бабамнын этисе. 1941 елнын 22 нче июнендэ сугыш башлану турында куркыныч хэбэр килгэч,икенче конне ук сугышка алына. Бабам Сталинград яныеда барган сугышларда катнаша.Яралангач ул Уфада госпитальдэ дэвалана. Яралары тозэлгэч ул тагын сугышка алына. Каты сугышларда ул тагын яралана. Госпитальдэ ятып чыккач бабам корал тоялгэн поездларны сугышка озатучы булып хезмэт итэ.Боек Ватан сугышы тэмамлангач та ул оенэ кайтмый.Аны Япон сугышына алалар.Бабам сугыштан туган якларына эйлэнеп кайтканда 1946 елнын ноябре була.Ул сугышта вакытта туган улы Фэнус ул вакытларны болай искэ ала: Ык елгасы каткан инде. Абзыкай,инэкэй ёэм мин йокларга яткан идек. Ноябрьнын карангы кичендэ кемдер тэрэзэ шакыды. Ишекне ачыгыз,Якуп абый сугыштан кайтты,»-диделэр. Бу хэбэргэ инэкэй ышанмыйча ишекне ачарга шиклэнеп калды.Мин,5 яшьлек малай,инэкэйнен рохсэтен дэ котеп тормыйча ишеккэ йогердем.Соенче алырга килгэн абый: «Бу син сугышка киткэч туган улын Фэнус дип,мине этием белэн таныштырды. Ул вакытта соенулэр гомергэ дэ онытылмый». Хэниф бабама этисе сугыштан кайтканда 11,э Фэнус бабама 5 яшь була.Бабам сугыштан кайткач,аларнын тагын 5 балалары туа.Лэкин икесе кечкенэ килеш доньядан китэлэр.Ерак бабам да вафат инде.Э Фэнус бабам Азнакай районы Актубэ бистэсендэ яши.Э Якуп бабам Калморза авылында яшэп,1993 елда вафат була.

Макар бабайның илне дошманнардан саклавы — Гермагентовлар гаилэсе Минем бабам -Остроумов Макар 1904 елда Минзэлэ районы Кадрэк авылында доньяга килэ. Кадрэк мэктэбендэ белем ала. Аннары колхозда эшли башлый. 1941 елда Боек Ватан сугышы башлангач сугышка алына. 1942 елнын козендэ яраланып кайта хэм госпитальдэ дэвалана. Ярасы тозэлгэч кабаттан сугышка китэ. Фашистларга каршы узен аямыйча корэшэ хэм туган жиренэ исэн-сау эйлэнеп кайта. Кайту белэн колхозда бригадир булып эшли башлый. Макар бабай үз хезмәтенә бик җаваплы караган. Кеше арасында ул үзенең хезмәт сөючәнлеге, кешелеклеге, игелеклеге белән аерылып торган. Ир кеше үз гомерендә малай үстерергә, агач утыртырга, йорт төзергә тиеш дип әйтәләр. Макар бабай барысын да үтәгән. Бүгенгесе көндә аның 10 оныгы, бик куп оныкчыгы бар. 1996 нчы елнын 13 нче гыйнварында бабам вафат була. Мин бабам белэн горурланам,чонки ул сугышта безнен килэчэгебез,тыныч ,матур тормыш очен корэшкэн. Бабайның якты хәтирәсе безнең күңелләрдә мәңге калыр! Җир йөзендә анын балалары, оныклары, оныкчыклары — аның дәвамы. Башкаларга терәк һәм үрнәк булып, тормыш сикәлтәләрендә егылып калмыйча яшәгәннәр алар. Үзеннән соң игелекле балалар, матур эшләр калдырганнар. Кеше турында башкалар күңелендә матур хатирәләр сакланса, аның исеме яши.

Гарееевлар нәселе тарих сукмакларында

Мой прадед Ханов Сабир Мухамедханович родился в 1905 году в деревне Иске Мунча.У него было два брата и три сестры.Учился в медресе в деревне Муртыш Тамак.в 1925 году призвался в армию,служил в Дагестане. После армии работал столяром-плотником. Женился на прабабушке Бикташевой Гайше Биктимеровне.У них родились пятеро детей. В 1941 году началась Великая Отечественная война и его призвали на войну.В 1942 году попал в окружение и в плен к немцам. В 1944 году был освобожден из плена американцами. После войны возвратился домой в деревню к семье. Работал плотником, дома строил. В 1966 году попал в аварию и умер. У него был орден «За отвагу».Мы, гордимся нашим дедом и благодарны ему за наше светлое будущее.

Әфган сугышы Бөек Ватан сугышыннан соң да дөньялар гел тыныч булмый. 1979 елның 25 декабре көнне көндезге сәгать 3 тә совет гаскәрләре Әфганстан чиген үтеп керәләр. Әфган! Анда безнең 500 меңнән артык солдатыбыз катнаша, 49985 кеше яралана, 6669 ы гарипләнә, 13833 кеше яу кырында ятып кала, 312 се хәбәрсез югала, 18 е чит җирләрдә кала. Беркемгә дә хәбәр ителмәгән сугыш 9 ел 1 ай һәм 19 көн дәвам итә . 
Әфганстан! Ун ел буе бу сүз безнең җаннарга тынгылык бирмәде. Күпме кан-яшь түгелде, чәчәктәй гомерләр өзелде. Сынатмадылар безнең егетләр. Аларның берсе дә нинди генә кыен хәлгә калса да кешелек сыйфатларын югалтмады, намусына хыянәт итмәде.

Коточкыч афәтне үз күзе белән күргән, аның эчендә кайнаган, гомерендә мылтык та тотып карамаган килеш, яңгыр кебек яуган кургаш астында исән калырга, кулсыз-аяксыз калган иптәшләренең өзгәләнүләрен ишетергә, үз кулында җан биргән иптәшенең соңгы амәнәтен үтәргә көч тапкан батырларыбыз, безнен якта да бар. Утны- суны кичеп туган илгә кайткач та сынатмый әле алар! Тырышып туган жирлэрендэ хезмэт куялар. Фаттахов Илсур,Ситдиков Илсур,Яппаров Шамил абыйлар.

Шушы бер кирәкмәгән сугыш аркасында күпме гөнаһсыз, әле яшәргә дә өлгермәгән егетләребез иңнәренә автоматларын асып, тау-таш арасына әфган халкының тынычлыгын яклап үз гомерләрен бирделәр. Күпме гаилә ут эчендә яшәде.Күпме ананың газиз баласы өчен кайнар күз яшьләре чишмә булып акты. Шушы сугыш аркасында Татарстан 257 кешесен югалтты, боларның күпмесе үз районыбызның батыр йөрәкле кыю егетләре. 
Күпме утлар-сулар кичмәдек без 
Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап, 
Туган илне, сөю-сагынуларны 
Йөрәк түрләрендә генә саклап. 
Тарлавыклар, кыя кичүләр 
Төштәгедәй хәтерләрдә калды 
Газиз гомерләрне кыя-кыя, 
Өстебездә үлем уты яуды. 

Типсә тимер өзәрдәй күпме таза, чибәр егетләребез аннан кургаш табутларда кайтып күмелде, күпмесе мәңгелек гарип булып калды. Исән-сау калып, туган илгә әйләнеп кайтканнан соң да егетләребезнең күбесе сугыш яраларыннан, тән җәрәхәтләреннән һәлак булдылар. 

Чечен сугышы Ул елларда уллары армия яшендә булган әти-әниләрнең котлары очып тора иде: Чечняга гына эләгә күрмәсеннәр! Тик берни эшләп тә булмый. Ватанны сак­ларга дип киткән егетләр, үзләре дә сизмәстән, сугышка килеп ке­рә. Эйе,ул вакытта Чечняда сугыш бара иде . Ә ут эчендэ – 18 яше әле яңа гына тулган  егетләр,кулларына бер тап­кыр да корал тотып атып карамаган кешеләр. Башта укуда, аннары төрле эштә йөреп, автоматны ике тапкыр сүтеп җыйган иделэр микэн, бер атна өйрәтуләр, сугышка кертеп җибәруләр. Алдан ук кисәтеп куялар – өйгә хат язарга ярамый. Әти-әниләрегез бу хакта белергә тиеш түгел икән. Андый вакытта үлемнән курку хисе бетә икән ул. Әфган сугышы кебек үк, Чечнядагы вакыйгалар да анда булып кайткан егетләргә нык тәэсир итэ.

Ул вакытта берни аңламаган яшь егетләр – бүген инде ир уртасы кешеләр.

Чечня сугышы –Ивановлар гаиләсенең тарих битлэрендэ…

Минем этием –Иванов Евгений Михаил улы Чечня сугышында катнашкан кеше. Ул 1976 елнын 7 июлендэ Югары Юшады авылында, гаилэдэ 4 бала булып доньяга килэ.Башлангыч мэктэпне авылда укый,урта мэктэпне Кадрэк урта мэктэбенэ йореп тэмамлый.11 сыйныфны бетергэч, укуын Минзэлэ шэхэрендэ СПТУ-52 дэ дэвам итэ.Тракторист-машинист хонэрен узлэштереп,1995 елнын 24 июнендэ армия сафларына алына. Эллэ язмыш сынавы,ул Чечня сугышына элэгэ. Сигез ай шушы мэхшэрдэ кайный. . “Кулга корал тотсак та, ни өчен, кемгә атасын белми идек. Хәер, мин бу сорауларга бүген дә җавап таба алмыйм әле. Приказ бар, ә без аны үтәргә тиеш. Шуңа күрә, артка чигенү юк иде. Күз алдында күп кенә егетләр яп-яшь килеш һәлак булды,- дип искэ ала этием. 1996 елнын 14 октябрендэ исэн-сау туган якларга эйлэнеп кайта.Кайнар ноктада сугыш хэрэкэтлэрендэ катнашкан очен «Батырлык ордены» («Орден мужества»)белэн булэклэнэ. Энием белэн гаилэ корып,хэзерге кондэ авылда тырыш хезмэтен куя. Мин этием белэн горурланам хэм аны бик яратам!

Сугышның ни икәнен анда булган кеше генә аңлый ала. Ә башкалар? Ә башкалар Чечнядагы хәлләрне бүген дә аңлата алмый әле. “Нишлисең, язмышлары шундый булгандыр инде. Алар булмаса, башкаларга корал тоттырырлар иде. Тик сәясәтчеләр генә кабат андый ялгышлар ясамасын, һич югы, яшьли үлгән егетләр, улларын югалткан ата-аналарга карап, аларның язмышыннан сабак алсыннар иде..

Йомгаклау.

Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечен җирендә һәлак булган, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез! Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен! 
Сугыш уты бер җирдә дә кабынмасын, дөньялар имин булсын.

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барысына да бу ил булышты…

Тик беләсе иде —

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

«Интернациональ бурыч», дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы… —

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип —

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?!

Тагын кемгә күпме «бурычлы» без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә —

«Бурыч» түләр өчен түгелме?!

Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь гомерләр киселә.. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте…

Мин зиратка керәм,

Алда — каберлекләр…

Берәү, икәү, өчәү… егерме…

Тукта, Кызыл йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме?

Яшь агачлар үсә өстендә,

Ак чәчәкле венок куелган.

Ә исеме җуелмаслык итеп

Мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән? —

Мин ни уйларга да белмәдем.

Әле бик күп еллар янып күмерләнгән чит җирләр, дөрләп янучы танклар, «дошманнар» вәхшилеге егетләрне сискәндереп уятыр. Үлгән, хәбәрсез югалган дусларының тормышка ашыра алмый калган өметләре, эшлисе эшләре, төзеләсе йортлары, туасы балалары хакында уй-хисләре җаннарын кимерер. Әле бик күп еллар мәгънәсез сугыш сәбәпләрен, нәтиҗәләрен аңларга тырышып бәргәләнер алар…

Тарихчылар исәпләвенчә, сугышның һәр көнендә 14 мең кешенең гомере өзелгән. Бу исә, минут саен 10 кеше дигән сүз. Тетрәндергеч саннар! Әйе, һәр туган яңа көн, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без, иң элек гүзәл тормышларын биргән каһарманнарга, сугыштан исән-сау кайтып хезмәт иткән тыл батырларына мәңгелек бурычлы. Алар алдында баш исәк тә, чәчәкләр бүләк итсәк тә, алтыннан һәйкәл куйсак та аз булыр кебек. Кадерлик, онытмыйк аларны, баш иик аларга. Без аларга мәңгелек бурычлы.Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Әдәбият исемлеге.

Данилов А.А. Отечественная история: Учебник для вузов. М., 2003г. С 99-112.

Зуев М.Н. История России. Учебник. М, 2004г. С 68-73.

Книга памяти. Хәтер китабы. – Казань: издательство «Книга Памяти»,1995г.

Мемориал Великой Отечественной войны – obd-memorial.ru

Мошаров Н.Д. Как начать составлять свою родословную: консультации для начинающих. М., 1991. С 34-38.

​ Татарстан в годы Великой Отечественной Войны 1941-1945гг. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) – Казань: издательство «Книга Памяти», 2000.12

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/321074-sugysh-ellary-gail-tarihlarynda

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Сочинение

“ Минем әбием –  сугыш чоры баласы”

Автор – Ахметзянова Кадрия,

МБОУ “Татарско-Кандызская СОШ”

Руководитель – Ахметзянова Роза Гамировна

      Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист илбасарларына каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен Җир шары хәтердән мәңге җуймас. Кешелек тарихына иң күп канкойгыч сугыш булып кергән Бөек Ватан сугышында Җиңү армиябезгә, халкыбызга дан һәм шөһрәт китерә.

      Моннан 70 ел элек, халкыбызның нык ихтыяр көченә, югары әхлак сыйфатларына ия, куркусыз булуын бөтен дөньяга танытып, безнең сугышчылар Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагы кадый.

      Фашистик Германия,10 ел һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, 1941 елның 22 июнендә илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана.

       Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган…

       Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт халыкларының бердәмлеге күренде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды. Фронт һәм тыл бердәм булды.

        Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.

       Бөек Ватан сугышы чоры халык өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк  русы, татары, чувашы, удмурты, һ.б. милләт кешеләре туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде.

      1418 көн һәм төн барган бу мәхшәрдән халкыбыз җиңүче булып чыкты. Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарды.

       Җиңү тылда да яулана. Сугышка киткән ир – атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса.

        Татарстан илнең көчле тыл базасына әверелә. Казан авиация, ясалма каучук заводлары, кинопленка, тегү фабрикалары, мех комбинаты фронт өчен эшли. Мех киемнәрнең -50, киез итекләрнең 25 проценты безнең республикада җитештерелә. Җиңү көннәрен якынайтуга колхозчылар да үзләреннән зур өлеш кертә.

      Сугышның утлы мәхшәре Татар Кандызы авылы халкының җилкәсенә дә авыр хезмәт, ачы күз яшьләре булып төшә.Җиңүгә 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. ”Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен ала алмый газиз улын, ирен көткән аналар, сөйгән ярларын көткән кызлар…

      Авылда да кызлар, картлар, балалар колхоз эшен җигелеп тартканнар.Көне-төне эшләсәләр дә, ашарларына җитми.Икмәкне фронтка озатырга кирәк була. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, ачы какы, төче какы, кычыткан, чөгендер яфрагы – барысы да ризыкка әйләнгән.Бу авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылган. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләгәннәр. Алар арасында минем әбиемнең әнисе Мурзина Шәкирә Инсаф кызы (1911-1980) да булган.

     Шәкирә әбиемнең ире – Мурзин Салих Морзан улы (1912-1942).Ул, 1941 елда сугыш башлангач та, үзе теләп фронтка киткән.Шәкирә әби 4 бала белән ялгыз калган.Тагын олы яшьтәге биатасы һәм бианасы булган. Шулай итеп, ачлык елларда, аңа 7 җанны  ашатырга туры килгән.

     Шушы 4 бала арасында минем әбием – Шакирова Наилә Салих кызы да булган. Ул 1935 елның 10нчы июнендә туган.Әбием миңа менә нәрсәләр сөйләде: “ Әти сугышка киткәндә миңа 6 яшь булган.Әтинең йөзен дә чак-чак хәтерлим.Без ике малай, ике кыз калдык. Тагын әби белән бабай бар иде.1942 елда әтинең «үлде,күмелде” дигән язуы килде.Бик кечкенә булу сәбәпле,кайда күмелгәнен хәтерләмим.Кызганыч, “похоронка”сы сакланмаган.

      Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде.Өйне салам ягып җылыта идек.Саламның күпме генә җылысы чыга инде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде.

     1943 елда авылда “борын канау чире” чыкты. Бик күп кешеләр үлде, шул исәптән минем Кәмил абый да.Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.

     Бераз үскәч, без Наил абый белән ,бәләкәй арба тартып , урманга утынга йөри идек.Утын дигәне дә инде сынып төшкән ботак-сатаклар була иде.Ул елларда утынга дип зур агачларны кисәргә рөхсәт юк иде.

     Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде.Бишмәтнең дә тышы киндердән була иде.Бала-чагаларның кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утыралар иде.Мин үзем дә мәктәпкә 8 яшьтә генә бардым.Карлы су вакытында күтәртмәле чабата кия идек.Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелгән була.Ләкин барыбер, су аның эченә керә дә, чыгып та китә иде.Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде,күрәсең.

     Киндерне дә уңган кеше генә ясый ала.Чөнки үсеп утырган киндерне өстеңә кием итеп кигәнче, 20 төрле эш башкарырга кирәк! Иң беренче, җирне көрәк белән казыйсың.Киндер орлыгын чәчеп, тырмалыйсың.Үскәч, сабагын җыясың.Аны су буена илтеп, батырып куясың.Кире алган вакытта инде бик салкын була иде, өши-туңа аны судан чыгарасың.Шуннан аны киптерәсең, талкыйсың, сүс килеп чыга.Аны килегә салып, килсап белән төясең (киле тәпән кебек,ләкин сай була; килсап төйгеч була).Шуннан соң, сүс йомшый.Аны тәрәш тарак белән тарыйсың, тәрәшле барлыкка килә.Аннары шуны эрлисең.Эрләгәннән соң,чүбеге кала, аннан палас ясыйлар иде. Эрләгән җепне киләпкә саласың.Шуны көлгә су салып, агартырга куясың (озак тотарга ярамый).Аннан алгач, елгага илтеп,бәләкләп чайкыйсың.Җепне киптереп, сүтәсең.Шуны сәке буена күшәгә саласың.Шүре ясыйсың.Туку станогына җепләрне тезәсең, тукыйсың.Ак киндер кирәк булса, шул килеш кала.Төсле тукыма кирәк булса, буяу белән манасың.Кайчак җеп килеш үк мана идек.Шуннан соң инде әзер тукыманы кисеп, күлмәк, ыштан, башка киемнәр тегәсең.Менә шуның кадәр эшне башкарып чыга алсаң, киемең була.Ул вакытта бит әле гаиләләрдә 7-8әр кеше иде, кайчагында күбрәк тә.Инәй шушы эшләрнең барысын да эшли иде, ә без аңа булыша идек.

    Киндернең орлыгыннан май чыгаралар иде.Бодай оны булмагач,алабутадан ипи пешерәләр иде.Я булмаса, бәрәңге кабыгын киптереп, он тарталар иде.

    Яз көне кәлҗемә ашый идек.Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайта идек.Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән була.Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың.Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде,”- дип сөйли әбием.

    7 еллык мәктәпне тәмамлагач,әбием, 1 сезон, әтисенең  бертуган энесе тракторчы Мурзин Гарифулла абый янында, плугар (сабанчы) булып эшли.Шуннан соң үзе дә тракторчыга укырга карар итә. Әбием 1953-1954нче елларда Бөгелмә шәһәрендә тракторчыга укый.1954нче елның 12 апрелендә аттестат ала (аттестаты әле дә сакланган ).Ул имтиханнарын “5ле”гә биргән.Аннан соң 3 ел “ДТ-54” тракторында эшләгән. Сәлимә апа белән сменалап хезмәт иткәннәр.Ул хәзер Поповка авылында яши.

     Талипов Нурислам абый бригадирлары булган.Ул Бөек Ватан сугышы ветераны иде, 2013нче елда вафат булды. Вагизов Шәдит абый әбиемдә сабанчы (плугар) булып эшләгән.Ул әле дә исән, 84 яшьтә.

      Кырга ягулыкны, суны ат ташыган. Әбиемнәр яз көне җир сөргәннәр, уңыш җыю вакытында комбайннар тартып йөргәннәр.Чөнки ул вакытта комбайннар хәзерге кебек үзйөрешле булмаган. Халтобина фамилияле хатын-кыз комбайнер булган.

      Ындыр табагында ашлык суга торган машина – молотилка эшләгән.

      3 ел тракторчы булып эшләгәннән соң, 1957нче елда әбием Шакиров Гамир бабама кияүгә чыккан. ”Тормышка чыккач, бабаң бүтән тракторда эшләтмәде, хатын-кыз өчен авыр эш ул, дип әйтте.

     Мин, мәктәпне бетергәч, шәфкать туташына укырга барырга теләгән идем.Көчкә генә паспортлар алуга ирештек, ул елларда бөтен кешегә дә паспорт бирмиләр иде.Ләкин, сугыштан соңгы ачлык еллар булу сәбәпле, мин Бөгелмә шәһәренә тракторчыга укырга киттем.Ни өчен дисәң, ул елларда тракторда эшләүчеләргә күп итеп икмәк бирәләр иде.Әтием сугышта үлеп калды, гаиләбез ишле иде.Тамагыбыз икмәккә туйсын дип, ир-ат һөнәрен сайларга мәҗбүр булдым.Менә шундый авыр, ач еллар иде, кызым.Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белегез, сезнең тамагыгыз тук, өстегез бөтен, аллага шөкер.

       Шулай да, механизаторга укыганыма һич тә үкенмим, гомер буе техниканы белеп яшәдем мин.Абыйларың мотоцикл төзәткәндә, аларга да киңәшләр бирә идем әле,”- дип көлә әбием.Чөнки аның аттестатында : “тракторчы, 4нче разрядлы слесарь” дип язылган.

      Минем әбием кебек бик күп балалар шушы сугыш аркасында ятим калганнар.”Әти” дигән изге сүзне әйтергә тилмереп, үлән белән кәлҗемә ашап үскәннәр алар.

       Күп сугышчылар өчен кайту турындагы уйлар хыялда гына кала.Кызганыч, алар ят җирләрдә, безнең бәхетле тормышыбыз өчен ятып кала. Аналарның йөрәгенә тирән, мәңгелек хәсрәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.

“Үлде” диләр, юк, ышанмый

                                                Бу хәбәргә һич күңел,

                                                Ул – үлемне җиңә торган!

                                                Ул – үлә торган түгел!!!

                                                Ут кебек үткен күзләре

                                                Юк, сүнмәгәндер алар,

                                                Һәрвакыт күргән шикелле

                                                Нык күрәләрдер алар…

     Шулай аналарның күңелләре якыннарының үлгәненә ышанасы килми…Татар Кандызы авылыннан 535 кеше Туган илне сакларга киткән булса, 206сы гына туган нигезенә әйләнеп кайткан. Ә 329ы киләчәк буыннар бәхете өчен яу кырында ятып калган.

     Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйларны ятим калдырды. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

      Сугыш тавышлары күптән тынды,

      Төзәлделәр җирнең яралары.

      Әтиләрнең окопларын сөреп,

      Иген чәчә хәзер балалары.

      Сугыш тавышлары тынды, ләкин

      Күңелдәге шомы яши һаман.

      Сугыш агачларын аударсак та.

      Кайлардадыр әле тамыры калган…

     2014-2015нче елларда Украина җирендә тагын күпме кеше үлде, тагын күпме бала ятим яки гарип калды…Безнең бабаларыбыз җиңгән, оясын туздырган фашизм яңадан баш калкытырга азаплана…

     Шөкер, илебезнең күге аяз.Сугыш турындагы кинофильмнарны караганда йөрәк сыкрый, күңел елый.Данлы еллар ерагайган саен, үткәннәрне онытмасак иде. Үткәннәрдән башка киләчәк юк. Әйдәгез, үзебезнең данлы үткәнебез белән горурланудан туктамыйк, ул чорның данлы улларына һәм кызларына ихтирамыбызны киметмик.

     200дән артык Советлар Союзы Герое, Дан орденының 60 тулы кавалеры, эре хәрби берләшмәләр белән командалык иткән адмирал һәм генераллар безнең горурлыгыбыз түгелмени? Ниһаять, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән тыл каһарманнары алдында ничек баш имисең?! Алар олы ихтирамга, игътибарга лаек!

     Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Фәнис Яруллин әйткәнчә, “Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар!”

      Киләчәктә сугышларны булдырмаска иде. Моның өчен сабырлык, дуслык, бердәмлек кирәк.Күркәм холыклы кешеләр кирәк. Андый холыклы кешеләр бар.Алар безнең күңелләргә мәрхәмәт, шәфкать, сабырлык орлыклары чәчәләр.

      Без – балалар, киләчәкне төзүчеләр.Киләчәк безнең кулда.Ә киләчәк бүгеннән башлана.Сугышлар китереп чыгармабыз, барлык бәхәсләрне тыныч юл белән чишәрбез.Дөньядагы илләр арасында дуслык урнаштырырбыз.

          “Дуслык булса, яшәр гомергә

          Бөтен җир шарында тынычлык…”

      Әмма шуңа җан әрни – сугышсыз да ятимнәр күбәя. Балаларга ана назы, ана тәрбиясе кирәк. Шөкер, республикабызда моны аңлаучылар бар. Балаларны гаиләләргә бирү сәясәте бара.Ятим балаларга һәм балалар йортларына ярдәм итүчеләр күбәя.Күренекле җырчы Салават Фәтхетдиновны гына алыйк.Күпме балаларга ярдәм итә ул! Үзләре турында шундый ярату һәм тәрбия күргән балалар мәрхәмәтле, шәфкатьле, тыныч булып үсәрләр. Аларга ходай сабырлык бирер. Бәхәсләрне түгәрәк өстәл артында чишәрләр, сугышлар булмас.

     Яшәсен тынычлык!!!

Последнее обновление: 6 мая 2015 г., 22:10

МБББУ “Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Сочинение

Җиңү көне җиңел бирелмәде”

11 класс укучысы

Сабирова Илүзәнең эше.

2015 ел

Язлар җитә, язлар… Көннәр шактый салкын торуга да карамастан, тышта яз исе, яшәү, тереклек исе аңкый. 70 ел элек тә җиргә шундый язлар килгәндер. Юк, ул язлар тулы бер кешелекнең өметен, ышанычын аклаган язлар булган бит. Яз һәркемдә яңа хыяллар, өмет, ышаныч уята. Ул авыр елларда да шушы өмет, ышаныч, бер-берсенә терәк була белү авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер, мөгаен. Илебезгә шактый кыйммәткә төшкән бу җиңү шатлыгын үз күзләре белән күреп, безгә тынычлык бүләк итүчеләрнең саны да бүген авылларда санаулы булып тора. Яшисе килү теләге, тормышны, туган җирне ярату барысыннан да көчлерәк булган күрәсең. Нәкъ шушы чор кешеләре үз язмышына төшкән сынауларны сыкранмый, намусына тап төшерми үтә белгән буын. Шушы гади генә татар хатыннары, әби-бабайлар, яшүсмер егет-кызлар көнне-төнгә ялгап эшләмәсәләр, Җиңү таңын күрү насыйп булыр иде микән?

Тыл батырлары, сугыш чоры балаларының кичерешләрен тыңлагач үзеннән-үзе горурлык хисе туа. Үзләре ачлы-туклы булса булган, ә фронттагыларны ач итмәгәннәр, кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләгәннәр. Хатын-кыз тереклекнең дәвамчысы гына түгел, ә бөтен җиһанны ачлык афәтеннән дә саклап калган түгелме соң?    

Әйе, сабырлыгы, тыйнаклыгы, гадилеге белән матур авылымның ак яулыклы асыл затлары. Зәйтүнә апа Фаррахованың уй-кичерешләрен тыңлагач моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Аның үзен «аяклы тарих» дип атасаң да ялгыш булмас. Зәйтүнә апа, шактый олы яшьтә булуына карамастан, чорларны кичәгедәй хәтерли. Бугенге көндә аңа 86 яшь. Гаиләдә 5 бала үскәннәр. Бүгенге көндә Зәйтүнә апа белән Әлфия апа гына исән. Сугыш башланганда, Югары Табында колхоз эшендә була ул. Кайта-килә шунда эшлиләр. Сугышка Зәйтүнә апаның әтисе – Фаррах абый китә, һәм ул кире кайтмый – хәбәрсез югала.

1941-1946 елларда Бөек Ватан сугышы ветераны була.

Кая куйсалар да сынатмый Зәйтүнә апа. 1957 нче елда экономист, 1987 елда техник булып эшли, бик зур вазифа башкара. Аеруча үзәген өзгән бер вакыйганы оныта алмый ул: “Икмәк өлгергәч, көлтә бәйли идек, көлтә бәйләгәндә куллар канап бетә иде.” – ди.

Сугыш бетеп, дөньялар үз җае белән барса да, авыр фронт юлларын онытып, аны мәңге хәтердән сызып ташлау мөмкин түгел шул. 

“Колхозда эшче кешеләр җитешмәү сәбәпле, безгә барысын да башкарырга туры килде,” — дип сөйли Зәйтүнә әби. 

Сабыр, киң күңелле Зәйтүнә әби белән бүген дә горурланам һәм аңа баш иям. Һәйкәл куярлык бит үзләренә. 

Югарыда искә алган хезмәт сөючән Зәйтүнә әби кебекләр, мөгаен, һәр авылда бардыр. Тыйнак кына гомер итәләр. Өметләрен өзмичә, алар әле дә хәл белүләрен көтәләр.

Уйласаң чәчләрең агарырлык хәлләр. Язмышларны, гомерләрне, авыл, калаларны берсен дә аямады бу сугыш дигәннәре. Кисте, турады, җимерде, яндырды, бар дөньясын көл, яшәү яменә сусаганнарны кол итте. 

Сугышның авыр җәрәхәтен иңнәрендә күтәргән хөрмәтле ветераннарыбыз бу афәтне мәңге үз хәтерләреннән җуймыйлар. 

Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичергән. Күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Тирән яра калдырган, йөрәкләргә әрнү салган ул сугыш.. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле.

Саклау-Баш авылында туып үскән бабам Сабиров Харрас Салих улы да сугышның ачысын-төчесен татыган кеше. Харрас бабам 1932 нче елның 2 нче февралендә дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала булалар. Иң зурысы – Тәскирә – 1929 нче елда, аннан кала Харрас бабам белән Гаяз абый (игезәкләр булалар) -1932 нче елда, аннан кала Суфия апа. Бүгенге көндә барысы да исән, аллага шөкер. Бабам күп вакыйгалар, сынаулар кичерде бу гомер. Сугышка бабамның әтисе китә, бик каты яраланып кайта. Сугыш вакытында бабам урак машинасында эшли, арыш, икмәк ура. Аннан соң,үсә торгач, 1952 нче елда армиягэ китә, анда 3 ел хезмәт итә. Армиядән сон Украинага Донбасс шәһәренә шахтада эшләргә китә. Аннан кайткач, 1958 нче елда Казанга тозелеш техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлап кайткач, Саклау-Баш авылына кайтып совхозда эшли. Шул ук вакытта столяр вазифасын башкара, ул вакытта столярныйда эшләгәндә уллары аның ярдәмчеләре булалар.

Тыныч тормышлар башланып киткәч, Фиюзә әби белән тормыш корып җибәрә. Фиюзә әбием белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2013 елнын 3 нче апрелендә Фиюзә әбием дөньядан китеп бара.

1941-1945 нче елгы сугыш бабамның хәтерендә иң авыр, иң дәһшәтле сугыш булып исендә кала. Ачлык, ялангачлык – ачлыгы бигрәк тә авыр шул. Әнкәсенең балаларына, авызыннан өзеп, соңгы кабым икмәген биргәнен, көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермәгәне бүген үзәкләрне бигрәк тә өзә шул.”Эх, әнкәй-әткәйләрне бүгенге өстәл яннарына кайтарып утыртсаң иде!” – дип уфтана бабай.

Һәр елны Җиңү бәйрәме көнне без барыбыз да җыелышып бабамны бу бәйрәм белән котлыйбыз, бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден — медальләр таккан чал чәчле ветераннар арасында минем бабам да була. Мин аның белән чиксез горурланам.

   Без бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Быел илебез зур бәйрәмгә әзерләнә. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел вакыт үткән. 

Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу җан өшеткеч сүз турында китаплар укып, кинолар карап һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез.

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен мин дә чал чәчле ветераннарыбызга карата рәхмәт хисләре яши. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы,  һәрберсенә мең рәхмәт әйтәсе килә! 

  Шулай да, хәзерге тормышнын кадерен белик, яратыйк, үткәннәрне онытмыйк!

Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаятъ зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителде. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда меңләгән кешеләрнең чәчәк кебек яшь гомерләре өзелде. Явыз дошман белән көрәштә сугышчыларыбыз үз-үзләрен аямадылар, соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калдылар. Намусларына тап төшермәделәр, Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калдылар. Бу олы батырлык, тиңдәшсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган.

Безнең авыл җирлегеннән генә дә 511 кеше фронтка киткән, аларның 254е әйләнеп кайтмаган. Аларның бу сугышта катнашып, безгә җиңү яулаган якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Завод станоклары артында һәм колхоз басуларында хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы шулай ук үлемсез. Күпне кичергән җиребезгә тынычлык һәм азатлык алып килгәннәргә мәңгелек дан!

Җиңү бәйрәме бүген дә Ватаныбыз тарихындагы истәлекле дата гына түгел, чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме булып калуы белән бик тирән мәгънәгә ия. Ул яхшылыкның яманлыкны җиңүен, хаклык һәм гаделлекнең тантана итүен, имин киләчәккә якты өметләрне гәүдәләндерә. Бу бәйрәм сугышта һәм хезмәттә яулап алынган кадерле орден-медаль кебек еллар узу белән тутыкмый һәм картаймый. Ул искерми, шуңа да бүгенге җиңүле май көнен тантаналы төстә үткәрәбез. Без, кеше күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган фидакарьләргә карата йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез.

Кырык бишнең кояшлы маен искә төшергән саен без моннан 70 ел элек яулап алынган тынычлыкның саклап калыначагына, безнең илебезнең сугыш мәйданына әверелмәячәгенә ихлас күңелдән ышанабыз. Җиңүчеләр буыны күңелендә, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз йөрәгендә, безнең үзебезнең җаныбызда йөргән якты хыяллар гамәлгә ашып, гүзәл эшләр булып гәүдәләнсен, сугышның канлы дәһшәте ерак үткәндә калсын иде! Ә безгә бу үткәнебезне онытырга, аның кабатлануына юл куярга һич тә ярамый.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Не пропустите также:

  • Искушение замужней женщины рассказы
  • Искусствоведческий рассказ по картине для дошкольников
  • Искусствоведческий рассказ по картине грачи прилетели
  • Искусствоведческий рассказ к занятию для детей старшего дошкольного возраста
  • Искусство это совесть человечества сочинение

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии