К?зге табигать турында сочинение татарча

Подробности

Автор: Назиля Абдрахманова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 20412

Рейтинг:   / 76

Табигать — туган йортыбыз.
Табигать ул – безнең әйләнә – тирәбез. Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар – барысы да безне чолгап алган тирәлек – табигать дип атала.
Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала. Кеше иген, яшелчә, җиләк – җимеш үстерә, терлек, кош – корт үрчетә. Үзенә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Елга – күлләрдән балык тота, урманнардагы җиләк – җимешен, агачын файдалана. Үзләренә азык туплый.
Табигатьебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болын – кырлары, чишмәләрдән челтерәп аккан саф, чиста сулары, көмештәй саф сулы күлләре, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклары белән бай.
Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез. Табигать матурлыгы – ул безнең матурлык.
Кызганычка каршы, бүгенге кешелек табигатьнең кадерен белеп бетерми. Табигатьебезнең чиста сулы елга – күлләрен пычрату, очсыз – кырыйсыз урманнарын бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларның агулы газлары белән чиста һавабызны бозу, урамнардагы чүп – чарларның җәелеп ятуы күңелләрне тетрәндерә. Моны булдырмау – ул безнең изге бурычыбыз.
Менә ямьле яз җитте. Кыя таулардан ташулар ага башлады, урамнарда ташланып калынган чүп – чарлар кар астыннан калкый башладылар. Беркөнне безне укытучыбыз, мәктәп тирәсен чүп — чардан арындыру максаты белән , урамга алып чыкты. Чыккан идек, анда нәрсә генә юк?! Анда кәгазь калдыклары, тәмәке чүпләре, шешә савытлары һәм башкалар. Шушы ташландык әйберләрне күреп гаҗәпләнеп тә куйдым. Шуның хәтле кешенең тәртипсезлеге, җыйнаксызлыгы, әдәпсезлеге борчый мине. Мәктәп тирәсен чүп – чарлардан арындыргач, укытучыбыз белән сыйныфка кереп, табигатьнең кадерен белү, аны чиса тоту турында кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар тупладык.
Берничә кисәтү белән язылган фикеремне дә әйтеп үтәсем килә:
Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма!
Агачларны рөхсәтсез кисмә, ботакларын сындырма, үләннәрне тамыры белән йолкыма!
Табигать байлыкларын кирәгеннән артык кулланма!
Табигатьебезгә зыян салучыларга юл куймыйк. Аны үз туган йортыбыз итеп саклыйк, яклыйк һәм матурлыгына, иркен саф һавасына, елга – күлләренә игътибарсыз калмыйк.
Табигать ул – безне ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлекне саклый.
Үзебезнең кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик.

У вас нет прав для создания комментариев.

Татарча сочинение “Табигатьне саклагыз”

Сочинение на татарском языке на тему “Табигатьне саклагыз”“Табигатьне саклагыз!” Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.
Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.
Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.
Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. “Миннән соң су басса да ярый” дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең “Сәяхәтнамә” поэмасында болай ди:
Атом кебек шартлап, үкереп түгел,
Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.
Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,
Бакчабызның кадерен белмәсәк без,
Саклый белмәсәк.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Табигатьне саклагыз” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Көз. Басулар соры төскә кергән. Уңыш җыеп алынган һәм урнаштырып куелган. Туңга сөрелгән басулар кара төстә. Уҗым басулары гына, язны хәтерләтеп, яшел булып торалар. Урманнарда яфраклы агачлар саргайган, көчле җил чыкса – коелалар. Ылыслы агачлар саргаймыйлар, мәңге яшел булып утыралар. Күчмә кошлар инде кышка җылы якларга юнәләләр, ә аларга алмашка тундрадан икенче төрле кошлар киләләр. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Суыта, явымнар ешая. Соңгы 70 елда иң күп явым-төшем 1973нче һәм 1984нче елларда, ә иң аз явым-төшем 1959нчы һәм 1974нче еллар көзендә күзәтелде.

Ә хәзер җәнлекләрнең, кошларның тәртипләрен күзәтеп, һава торышында булачак үзгәрешләрне чамалап карыйк. Кырмыскалар ояларын биек итеп ясасалар – кыш салкын һәм кырыс булыр, ә тычканнар ояларын өскә ясасалар – кыш җылы һәм буранлы килер, кибән астында торсалар – көз коры килер. Каргалар агач түбәсенә кунып кычкырсалар – явым булачак. Көз көне куяннар бер эздән йөрсәләр – кышын кар күп булыр. Миләш уңса – көз явымлы булыр. Кар иртә явып, сыерлар көтүне сагынып мөгрәсәләр – кар эреп бетеп, яңадан көтү чыгар. Ябалак кычкырса – тиздән суыклар башланыр. Кыр казлары җылы якларга иртә китсә – кыш та иртә килер. 

Кайбер күренешләр көзнең озак киләсен искәртәләр. Мәсәлән, сентябрьдә кар яуса – кар тиз генә ятмас. Миләш һәм бакча җиләге чәчәк атса, иске стиль белән 1 сентябрьдә яки октябрь ахырында күк күкрәсә, агач бөреләре зур булып үсеп калсалар, алмагач чәчәк атса, суган кабыгы калын булса, октябрьдә кырау төшсә, торналар җылы якка киткәндә биектән очсалар, көз башында пәрәвез озын һәм күп булса – көз озак килер.

Көз көне күзәтелә торган башка күренешләргә дә күз салыйк. Яфрак соң коелса – кыш салкын булыр. Куе томан кояш нурларында чагылса – аяз һава озак сакланыр. Иске стиль белән 1нче октябрьдә кар күренсә – 40 көннән кар ятар. Көз җылы килсә – кыш озак килер. Кояш чыкканда аяз булып, төньяктан салкын җил иссә – кырау төшәр. Беренче кар көндез яуса – кыш кырыс булыр, төнлә яуса – кыш җылы килер.

Кайбер көзге күренешләр алдагы елга мул уңыш вәгъдә итәләр. Мәсәлән, иске стиль белән 1нче сентябрьдә күк күкрәсә, имән чикләвеге уңса – алдагы елда ашлык каерылып уңар. Әгәр беренче кар вак булса – кыш тиз китмәс, алдагы елда печән дә, ашлык та бик уңар. Ноябрь кар өрә – галәмгә ашлык китерә.

Халык телендә “Язын һәм көзен һава шартлары 8 төргә төрләнә” дигән әйтем бар. Әгәр яшь натуралистлар һәм табигать сөючеләр бу юнәлештә тәҗрибәләр үткәреп нәтиҗәләрен теркәп барсалар, алдагы эшләрендә аларга җиңелрәк булачак. Язгы, көзге табигатьнең үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләү кулай булыр. Менә шул чакта гына кышкы һәм җәйге һава шартларын чамаларга, уңышны фаразларга мөмкин булачак. Хәзер генә күк йөзе аяз була, озак та үтмичә болытлап куя, явым башлана.

Көз көне күзәтелә торган тагын бер күренешкә күз салыйк әле. Дүртенче октябрьдә күзәтелә торган һава шартлары дүрт атна дәвамында сак­лана. Дмитрий көнендә (8 ноябрь) салкын булса – җәй дә салкын булачак. Соңгы җитмеш елда иң салкын көз 1976 елда, ә иң кызу көз – 1974 елда күзәтелде. Көзнең озынлыгы да төрле елда төрлечә килә. Соңгы җитмеш елда иң озын көз 1959нчы һәм 1974нче елларда, иң каскасы – 1963нче, 1973нче елларда булды. Кайбер елларда кар төшкәч, җылы һава әйләнеп кайта, озак вакыт җебетеп тора, шуннан соң гына кар явып, кыш үз көченә керә. Кышын җебетеп, үсемлекләр шытып чыкканы да бар. Мәсәлән мондый күренеш узган 2019нчы елда күзәтелде.   

Динар Латыйпов.

Чишмә авылы.

Әгерҗе районы,

Татарстан

Бердэмлек

Кичә, бүген, иртәгә

Табигать – безнең байлыгыбыз.

Кеше — табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.
Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне,…

Табигать – безнең байлыгыбыз.

Кеше — табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә — тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атаган. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә — бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агувын күреп олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген кече яшьтән үк күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без педагоглар бурычлы.

Табигатьне яратырга, табигатькә сак караш тәрбияләүне ничек оештырырга соң? XXI гасыр балаларына табигать байлыклырының чиксез түгел икәнен ничек аңлатырга? Бу авыр мәсьәлә.
Кешедә экологик дөрес гадәтләрне тәрбияләү җиңел эш түгел. Матур чәчәкне өзгәч, аның һәлак булуы турында белү барыбыз өчен дә аңлаешлы хәл түгел шул. Чәчәк гомере бик кыска.

Табигать — безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган моһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора

.

Бакчабызда һәрбер төркемдә табигать почмаклары бар. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр. Кышын тәрәзә тәпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Иртә язда , клумбаларга утырту өчен , орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез . Балалар табигать почмакларында бик теләп эшлиләр. Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче кошлар, кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Кышын «Кошларга җимлек» акцияләре оештырабыз. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Кошларны даими тукландырып торабыз. Ә матур язлар җиткәч, «Кошлар көне» үткәрәбез. Сыерчык ояларына конкурс була.

Бакча тирәли бик күп агач , куаклар үсә. Ел әйләнәсе агачларны күзәтәбез. Ничек яфрак яралар, чәчәк ату, яфрак коелу, кышын бөреләре нинди, язга чыккач ничек үзгәрәләр, кышын җимешләренең кошларга азык булуын. Шул күзәтүләрдән чыгып, балалар табигатьтә бар нәрсәнең бер-берсенә бәйле булуын аңлыйлар. Язын балалар түбәдән тамчы тамуын, боз сөңгеләренең иртән һәм кичен ничек үзгәрүен, кардан ясалган фигураларның кояшта ничек эрүен, беренче кара җирнең чыгуын күзәтергә яраталар. Матур әдәбият әсәрләре , татар халык авыз иҗаты туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтергә ярдәм итә. Табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр, мәкаль, әйтемнәр куллану экологик тәрбия бирүдә бик отышлы. Бала уйлый , фикер йөртә, сөйләм телен баета, белем ала.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен иң беренче чиратта табигатьне саклау , яклау үрнәкләрен без- зурлар үзебез күрсәтергә тиеш. . Табигать белән аралашудан үзебез генә түгел, ә балалар да ямь тапса иде. Табигатькә барганда үзебезне кунакка барган кебек итеп хис итсәк иде.

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Сабаның 4 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Не пропустите также:

  • К этим страницам романа хочется возвращаться обломов сочинение
  • К эпическим жанрам относятся басня сказка былина очерк новелла
  • К школа подходить сказка рассказывать из аэропорта
  • К чему стремится и от чего бежит мцыри сочинение
  • К чему снятся сказки

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии