Тормышның бар борчуларына алданып, һаман да мәш киләбез, яратабыз, сагышланып, кайгы я бәхет диңгезенә кереп чумабыз. Шулай итеп бер гомер — яшьлек, картлыгыбыз үтә дә китә. Кайберәүләр вакытны юкка сарыф итми, җәмгыятькә бер генә булса да файда китереп үткәрә, ә кайберәүләр тормышның бар ямен, гүзәллеген күрмичә алдап-алданып яши. Нәкъ менә соңгылары хәзерге заманда күп шул… Бүгенге хикәямнең герое — Камилә — бер дә тормышының матурлыгын күрмичә, вакытын юкка үткәрүчеләрдән түгел. Нечкә күңелле, юмарт, чибәр, акыллы бу кызчык бар эшен вакытында үтәп, туганнарына, дусларына ярдәм итеп, аларга бәхет өләшеп яши…
***
Кайда син мәхәббәт?.. Яз да килде… Кошлар сайравыннан, кояшның җылы, ягымлы елмаюыннан күңеллләр гел дәртләнеп китә иде. Йөрәк урамга талпына, ул яратырга теләп, күккә таба ашкына.
Эх, бу вакытта бер дә укыйсы килми шул! Күбәләк кебек гел бөтерелеп биисе, җырлыйсы килеп тора… Һәм, әлбәттә, иң мөһиме яратасы-яратыласы килә. Нәкъ менә шушы гүзәл мизгелләрдә үзеңне ялгыз итеп тою, дәрестә хыялдан үргән тәкыяң өзелә дә куя… Күзгә яшь тула, елыйсы килә башлый. Тирә-якта утыручы сыйныфташларыңа карап куясың…
— Эх, яратасым килә, — дип уйлап куйды Камилә дәфтәр битенә кызыл төстәге каләм белән йөрәк ясый-ясый. Камиләнең дус кызларының барысының да егетләре бар, шуңа күрә дә кызчык бераз кайгыра, моңая иде. Бу араларда язган бар шигырьләре дә мәхәббәт, ялгызлык турында.
Яз була торып ничек яратмау кирәк? Эх, син тиле йөрәк! Яратасы килә дип шашынасың бугай инде. Күңелем дә әллә нишли, бөтенләй үк күктә оча. Имтиханга әзерләнү урынында мәхәббәт турында уйлап утырмасаң-башка эшең беткәндер шул, Камилә. Тәк- тәк, дәресне тыңлап утырырга кирәк…Йә Аллам, укытучы апа нәрсә сөйли соң? Йөрәк бер дә тыңламый шул. Ул хәтта акылдан да көчлерәк икән…-дигән уйлары белән кызый тәрәзәдән урамны күзәтүен дәвам итте. Монда да ыгы-зыгы. Бөтен кеше каядыр ашыга. Берсеннән- берсе узыша-узыша апа- абыйлар каядыр йөгерәләр, ашыга-ашыга атлыйлар.
Кинәт Камиләнең күзе мәктәп ишегалдында китап укып утыручы егеткә төште. Кара чәчле, төз генә гәүдәле бу егет кызга бик тә чибәр күренде. Камиләгә кызык булып китте. Ул егетнең янәшәдә торган спорт сумкасын күреп алды. “Спортсмендыр, ахры”, — дип уйлап куйды кызыкай. Кинәт үзе дә сизмәстән, Камилә елмаеп куйды. Кызның бер-бер артлы ташкын булып аккан уйларын татар теле укытучысы Фирая Зыятдиновна бүлде:
— Камилә, нәрсә булды сиңа бүген? Күктә очып йөрисең. Яз дигәннәре бигрәк нык тәэсир иткән, ахры, — дип, йомшак кына укытучы кызны орышып алды.
“Эх, син минем урында булып кара идегез… Яратыласым килә бит минем, гашыйк буласым килә…” Эченнән генә уйлап куйган бу сүзләрне Камилә бар дөньяга кычкырасы килде. Шулай итеп, күңелендә яшеренгән бар авыр уйларны ул тышка чыгарасы килде.
Күптән көткән танышу. Камилә дәресләр бетүгә, тиз генә китапларын җыйды да, ашыга-ашыга өйгә таба юл алды. Уйга баткан, башын аска игән килеш ул озак атлады. Тагын бераз гына калды… ә аннан соң… депрессия дигәннәре башланыр, ахры, Камиләдә… Кинәт аңа кемдер килеп бәрелде. Камләнең кулы сулкылдап-сулкылдап авыртты. Ул сыгылып төште… Авыртудан нәрсә эшләргә белми Камилә тешләрен ныграк кысты.
— Гафу ит! Мин теләмәгән идем…
— Юк, берни дә булмады…Кайгырмагыз… — дип эндәште аңа Камилә, авыртынып.
— Әйдәгез, сумкагызны булса да алып кайтышыйм ичмасам. Күреп торам бит — нык авырта. Гафу итегез, зинһар! Мин сезнең алдыгызда бик тә гаепле, — диде егет, кызга торырга булышып.
Камилә киемнәрен кага-кага җирдән торды һәм егеткә рәхмәт әйтер өчен егеткә карады. Ә монда… теге егет… Нәкъ менә дәрестә күпме күзәткән һәм Камиләнең йөрәген бераз гына тибрәндереп алган егет бит бу! Ул нишләргә белмәде, югалып калды.
— Ул сез мине гафу итегез! Мин бит монда кеше күрми, хыяллар дөньясына чумып, очып йөрим, — дип акланырга кереште Камилә.
– Булышуыгыз өчен рәхмәт, — диде кыз бераз гына оялып. Бу вакытта хәтта Камиләнең бит очларында кечкенә генә кызгылт тимгелләр бүртеп чыкты.
— Ярый соң, әйдә, танышыйк. Мин Айдар булам.Ә синең исемең ничек була? — дип егет кулын Камиләгә сузды.
— Мин Камилә, — дип җавап бирде ул һаман да оялуын дәвам итеп.
— Бу мәктәптә укыйсыңмы әллә?
— Әйе. Ә син? — диде Камилә бераз кызыксынып.
— Мин университетта укыйм. Ә монда минем әнием укыта. Бәлки, син аны беләсеңдер дә әле? — диде Айдар бераз елмаеп.
— Исеме ничек соң?
— Фирая Зыятдиновна…
— Беләм, әлбәттә. Әле генә әниеңнең дәресе иде, — диде Камилә яңа гына белгән яңалыгыннан.
— Әйдә, озатам үзеңне. Сумкаң бигрәк авыр. Авырткан кулың белән моны күтәреп кайтып җитә алмассың дип куркам, — дип елмайды Айдар. Камилә дә карышмады. Бик теләп риза булды. Алар көлешеп, сөйләшеп ничек кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Айдар Камиләнең телефон номерын алып калды.
— Тагын очрашырбыз дип уйлыйм. Син бик сөйкемле…, — диде аңа егет.
Гашыйк булудыр бу, ахры…
Йөрәкне урлады хисләрең
Тик сиңа талпына йөрәгем…
Камиләнең киче бүген Айдарны уйлап узды. “Тагын очрашырбыз… Син бик сөйкемле”, дигән сүзләрне ул кат-кат исенә төшерде. “Йә Аллам, ни булды миңа бүген? Әллә… гашыйк булдым инде… Юк, бу мөмкин түгел… Бер тапкыр күргән кешене ничек ярату кирәк?” — дигән уйлар аны кич һәм төне буе нык борчыды. Иртән Камиләне телефонына килгән смс тавышы уятты.
“Кем булыр инде бу шулай иртә?” – дип киреләнә-киреләнә кызчык телефонына үрелде. Камиләгә “Хәерле иртә! Хәлләрең ничек?” — дигән Айдарндан смс килгән иде.
Вакыйгаларның болай кискен генә үзгәреп куелыуына Камилә, әлбәттә, сөенә иде. Тик Айдар аннан көлеп яисә уйнап кына йөрми микән соң? Беренче гашыйк булу бар микән соң? һәм башка, һәм башка сораулар Камиләне борчуга салды. Смайликлар белән бизәлгән смскага кыз бары тик ярты сәгатьтән соң гына әйләнеп кайтты. Җавап бирмәү ялгышлык булып тоелды.
Камилә ашыга-ашыга: “Сәлам! Яхшы. Үзеңнеке?” — дигән юллар белән җавап язып җибәрде. Шулай итеп Айдар белән Камилә арасында смс язышу көне буе дәвам итте. Тормыш, бәхет һәм, әлбәттә, мәхәббәт турында сүз куертып алдылар алар.
***
Җаның талпынып-талпынып тышка чыгарга теләсә, тирә- ягың гел матурлыктан гына тора дип уйласаң, ямь- яшел чирәмле сукмактан атлап түгел, ә сикереп узсаң… һәм башкалар һәм башкалар — димәк, син гашыйк, димәк син мәхәббәт учагында дөрлисең, аның дулкыннарында салмак кына тирбәләсең…Һәм сиңа башка берни дә кирәк түгел… Бары тик сөйгән ярың, иксез-чиксез хисләрең һәм мәңге сүнмәс мәхәббәтең генә… Дулкынланган тавыш бары тик бер сүз генә кабатлый — “Мин яратам сине!” һәм нәкъ менә шушы сүздән соң син үзеңне дөньядагы иң бәхетле кешеләрдән саныйсың. Чөнки син яратасың, яратыласың… Сине яратуларын тоеп яшәү — ул үзе бер зур бәхет. Шул бәхет дулкынында тирбәлү — ул үзе бер сөенеч…
***
Камилә иң-иң матур күлмәкләреннән берсен сайлап алды. Озын кара чәчләрен матур гына итеп үреп, иңнәре өстенә салды. Иреннәренә алсу төстәге иннеген тидереп алды. Менә ул әзер дә. Әйе, көтеп алынган беренче очрашу. Камилә дулкынланудан нишләргә дә белмәде. Кинәт ишектә кыңгырау чыңы ишетелде.” Абау, Айдар килеп җитте. Үзеңне кулга ал, Камилә!” — дип, кызчык үзен тынычландырырга тырышты. Тик ни файда? Хисләрдән менә-менә түгеләм дип торган йөрәк нишләсен? Дулкынланудан менә-менә сикереп чыгам дип торучы йөрәк ни кылсын? Берни дә… бары тик көтәсе генә кала. Тормышның үз сынавы. Ул барысын да үзе эшли. Һәркемгә дә мәхәббәтне, кайгыны һәм бәхетне тигез бүлеп бирә. Тик бөтен әйбернең дә үз вакыты, үз урыны. Аны бары тик сабыр гына көтә белергә кирәк. Аңа ышана белергә кирәк… һәм, әлбәттә, хыяллана белергә кирәк… Бары тик шул вакытта гына син үзеңнең хыялларыңа ирешә алырсың. Тормышның матурлыгын бары тик шул вккытта гына тоярсың…
Камилә дулкынлана-дулкынлана ишекне ачты. Аның каршысында кулына роза чәчкәләре тоткан Айдар басып тора иде.
— Сәлам, Камилә! Бу матур чәчкәләр сиңа — чибәргә! — дип, егет букетны Камиләгә сузды.
— Бүген сине, минем алиһәм, табигатьнең иң матур җирләреннән берсенә алып барасым килә. Ничек уйлыйсың? — дип Айдар елмаеп, кызга кулын сузды.
Камилә югалып калды. Минем алиһәм, чибәрем дигән сүзләрне ул беренче тапкыр ишетә… Бу сүзләр кызның күңеленә сары май булып ятты… Болай да дулкынланудан дер-дер килгән куллары нишләргә дә белмәде. — Яхшы.Тик розаларны мин тиз генә вазага утыртыйм инде. Алайса шиңүләре бар, — дип, кызчык егеткә җавапны елмаю белән кайтарды.
***
Айдар Камиләне шәһәрнең иң матурлардан саналучы паркка алып килде.
— Бу минем иң яраткан җирем. Җаныма урын тапмасам, үземне ялгыз итеп хис итсәм — мин монда киләм. Монда килеп бушанам… Менә шушы елгага карап, уйларымны алга таба йөздереп җибәрәм. Хыялларыма чумам. Ә син беләсеңме, Камилә — мин гашыйк булдым. Ул чибәр, акыллы кызыкай мине үзенә әсир иттереп, мине мәхәббәт учагында дөрләргә мәҗбүр итте. Син беләсеңме — ул мине акылдан яздыра. Мин тилерепеп-тилереп гашыйк булдым. Ә бу кызыкай… минем йөрәгемне кисәкләргә бүлгәүче — ул син…
Айдар Камиләне биленнән кочаклады. Камилә нишләргә дә белмәде. Күпме көтте ул бу сүзләрне!..Әйе! Әйе! Ул да ярата… Камиләнең Айдарны кысып-кысып кочаклыйсы килде. Тәүге мәхәббәт сүзләре, тәүге хисләр… Барысы- барысы Камиләгә яшәргә көч өстиләр иде. Айдар куллары белән аның битен тотты. Ул салмак кына Камилә таба иелде. Һәм… аның иреннәренә кагылды. Тәүге үбешү! Камилә өчен беренче үбешү! Ул хисләр дәрьясында тибрәнде. Алар икесе дә мәхәббәт ятьмәсенә эләктеләр. Айдар белән Камилә бүген бу дөньяда икесе генә. Алар бүген гашыйклар дөньясына чумдылар… һәм мәңгегә…
Бер-берсенең кулларын тотып, күктә ялгыз айга карап: ”Мәңгегә!” — дип пышылдадылар…
Алинә Васильева
метки: Мэхэббэт, Татарча, Кандалый, Жырчысы, Хыялымдагы, Турында, Хисен, Буларак
Ответ №1
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак
мәсьәләләреннең күтәрелеше.
Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.
Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма – каршы карашлар бәрелеше әлеге сәләте тулы файдаланылмаган хатын – кызны да иҗтимагый яшәеш мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем уйлавымча, иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны пар канатлы нигездә тәрбияләү – гаиләнең төп кануны, кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.
Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.
“Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән үк күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган. Әсәрдә дүрт хат – дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган. Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү, кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр үсә.
«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы – мәхәббәт. Г. Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый. Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.
4 стр., 1557 слов
Мәгърифәтче Г.Исхакый повестьларында хатын-кыз язмышын чагылдыру үзенчәлекләре
… канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз өчен яхшы җирлек тудырырга булыша. Г.Исхакый «К … әгән иде» (1916) әсәрләрендә хатын-кызның гаиләдәге урынын, ана мәхәббәте, бала хакы … кичерешләрен автор тәфсилләп сурәтли. Яңа гаиләдә Камәргә игътибарның шактый кимүе, кызда … тотышын, аның нинди тәрбия алуына һәм, гомумән гаиләви-әхлакый мөнәсәбәтләргә генә …
Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү – мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет. Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне биргән нигез – гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.
Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга. Чөнки, ди ул Галиягә “мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. ”-ди.
Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера башлый.
Бер хатын иртән торып болдырга чыкса, капка төбендә үзара моңсу гына гәпләшеп торган өч картны күрә. Бомж-фәлән түгел инде болар. Авыл җирендә бит. Баш төзәтергә, өч борынга сображать итеп торганга да охшамаганнар. Бик күркәм күренәләр. Ап-ак сакаллы, киемнәре дә пөхтә. Әкиятләр китабыннан төшеп калганнар диярсең. Шуннан ханым болар янына килә дә өйгә чакыра.
– Безнең авылныкы түгел инде сез, ерактан килгәнсездер, ачыккансыздыр, кереп чәй эчеп чыгыгыз, – ди бу. – Кичә кич пешергән аш та бар иде, итен малайлар чүпләп бетермәгән булса…
Картлар хуп күреп баш кагалар да бер-берсенә карашып алалар. Аннан соң берсе телгә килә:
– Без өчебез дә берьюлы керә алмыйбыз шул…
– Керәсез, – дип каршы төшә хатын. – Өебез зур, аллага шөкер. Арыган булсагыз, берәр бүлмәгә кереп черем итеп алырга да мөмкин әле.
Картларның берсе елмаюын сакалы белән каплап аңлата башлый:
– Менә бу иптәшебезнең исеме – Байлык. Ул байлык алып керә. Ә менә монысы – Саулык. Мин Мәхәббәт атлы булам. Без өчебез бер җиргә бик сыймыйбыз. Шуңа син хәзер кереп ирең белән киңәшләш, кайсыбызны кунак итәргә телисез – шул керер.
Хатын: «туктале, мин йоклап ятмыйммы соң, төш түгелме бу?» – дип, үзен чеметеп карый. Төш түгел! Шуннан соң Байлыкка карап ала. Өйгә байлык алып килә, дигән сүз бит инде бу. Аннан саулыкка карый. Сәламәтлек тә мишәйт итә торган нәрсә түгел. Аннан – Мәхәббәткә. Өчесен дә берьюлы алып керәсе иде дә бит. киңәшләшергә дип, ире янына кереп китә. Мондый очракта мотлак ир белән киңәшләшергә кирәк, берәр нәрсә ялгыш килеп чыкса, аны гаепләргә җайлы була.
– Байлык кирәк! – ди ире. – киртәләрне яңартасы бар, абзар-кураны ныгытасы. Хәзер безгә иң кирәге – байлык.
– Саулыкны чакырсак, яхшырак түгелме? – ди хатын. – Иске машинаң астында ятып, бөтен җиреңә салкын тидереп бетердең бит. Һич югы простатитыңны дәваласа…
Шулчак үз бүлмәсеннән кызлары килеп чыга. Сүзнең ни хакында барганын аңлагач, ул, ике дә уйламыйча, Мәхәббәтне чакырырга киңәш итә.
– Какуй-такуй Мәхәббәт, монда әле мунчаны да яңартасы бар, койманы ныгытасы… Сине сорап килсәләр дә туй уздырырга акча кирәк.
– Мәхәббәт булмагач, кем сорап килсен мине, – ди кызлары. – Мәхәббәт булмагач, беркем дә килми.
Ир белән хатын бер-берсенә карашып алалар. Икесенең дә сизә торган җирләре җем-җем итеп ала инде: кызлары утырып калса, яхшы түгел. Аның әле уйнаштан бала табуы да бар бит… Балаң хакына дип яшисең бит инде, аның сүзен сүз итмичә булмый. Шуннан ир, тешен кысып елмая да:
– Бу дөрес әйтә бугай, – дип куя.
Хатыны баш кага. Шулай килешәләр. Шуннан хатын чыга да әйтә:
– Зинһар өчен калган икегез гафу итегез инде, без Мәхәббәтне чакырырга булдык, – ди.
Мәхәббәт өйгә уза. Теге икәү аңа иярә. Табынга өчесе дә кереп утыра боларның.
– И, – дип аклана хатын, –беребез генә керәбез дигәч, ашны микроволновкада гына җылыткан идем бит әле, берегез өчен генә. Хәзер бераз сабыр итәсез инде.
– Әгәр Байлык яки Саулык чакырылган булса, икебез урамда каласы идек, – дип хәлне аңлата картларның берсе, – ә сез Мәхәббәтне чакырдыгыз. Мәхәббәт булган җирдә без булабыз.
– Әйе, кайда Мәхәббәт – шунда без.
– Мәхәббәт булган җирдә байлык та, саулык та була, – дип шатланып кабатлый кызлары. – Күрдегезме, минем сүз дөрескә чыкты.
– И балакаем, кайлардан белдең син аны, – дип кочаклап ала әнисе, – бигрәк акыллысың инде.
– «Шәһри Казан» гәзитеннән укыдым, – дип елмая кыз, селфи таягын җайлап. – Гәзит укысагыз, сез дә белер идегез.
Фото: pixabay.com