Н думави яшь ана сочинение

Сочинение яшь ана нэжип думави

Обновлено: 09.01.2023

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Описание презентации по отдельным слайдам:

С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтшина Динә Минемөхәммәт кызының 7нче сыйныфта әдәбят буенча дәрес планы.

Планлаштырган нәтиҗәләр: Н. Думави иҗатын өйрәнү, белемнәрне ныгыту;.

Планлаштырган нәтиҗәләр:
Н. Думави иҗатын өйрәнү, белемнәрне ныгыту;
Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, үз фикерләрен дәлилләтеп исбатлату;
Тормышта булган вакыйгаларны анализларга өйрәтү;
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Әти -әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре булдыру.

Дәрестә кулланылган материал: - Дәреслек: Әдәбият. 7 сыйныф: татар телендә го.

Дәрестә кулланылган материал:
— Дәреслек: Әдәбият. 7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы, 1нче кисәк, Д.М.Абдуллина , Л.К.Хисмәтова , Ф.Х.Җәүхәрова – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014;
— Методик ядәмлек: Әдәбият дәресләре .7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен методик ядәмлек, Д.М.Абдуллина , Л.К.Хисмәтова , Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014;
— Әдәбияттан эш дәфтәре .7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен әдәбияттан эш дәфтәре, Д.М.Абдуллина , Л.К.Хисмәтова , Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014;
— Интернет челтәреннән алынган рәсемнәр;
— Укучылар ясаган рәсемнәр;
— Презентация.

Мотивлаштыру – ориентлаштыру 1. Дәресне оештыру Укучылар белән исәнләшеп, сый.

Менә Заһидәнең уйланган нәрсәләре бары да бертөрлерәк булып, очлары әнкәсе ю.

Менә Заһидәнең уйланган нәрсәләре бары да бертөрлерәк булып, очлары әнкәсе юклыкка барып чыга иде дә, Заһидә, тилмереп: “Әй, әнкәй, ник соң инде тизрәк кайтмыйсың?” – дия иде.

Кулына да алды, күзенә яшь китереп, ул нәрсәне үбә дә башлады. Ул нәрсә Заһид.

Кулына да алды, күзенә яшь китереп, ул нәрсәне үбә дә башлады. Ул нәрсә Заһидәнең әнкәсенең кадерле, кыйбатлы тарагы иде.

“Менә кайттым, кызым, моннан соң мин инде сиңа әнкәй булырмын!”

“Менә кайттым, кызым, моннан соң мин инде сиңа әнкәй булырмын!”

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү 1.Әсәрдә катнашучы образларны табу һәм аларны дөр.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
1.Әсәрдә катнашучы образларны табу һәм аларны дөрес төркемгә урнаштыру (язма эш)
— төп герой (Заһидә)
— ярдәмче герой (әтисе Хәмид әфәнде)
— катнашучы герой (үги әнисе)
— аталучы герой (асраулар, Заһидәнең үз әнисе, доктор)
2. Заһидәнең уй – кичерешләре; (Менә Заһидәнең уйланган нәрсәләре бары да бертөрлерәк булып, очлары әнкәсе юклыкка барып чыга иде дә, Заһидә, тилмереп: “Әй, әнкәй, ник соң инде тизрәк кайтмыйсың?” – дия иде)
3.Әлеге хәлләр аркылы, автор безне нинди проблема алдына куя?
(- Әнисен сагынып көткән сабый “мин инде сиңа әнкәй булырмын” дигән яңалыкны ничек кабул итәр?
— Баланың күңеле таш булып катмасмы?
— Әллә соң яшь ана Заһидәнең кайгылары, юксынулары таралуга сәбәп булырмы?)
4. Символик билге буларак тарак образының әсәрдәге роле нинди ? (үткән белән бүгене тоташтыручы хәтер)

Рефлексив бәяләү 1. Дәрестә нинди уку мәсьәләсен билгеләдек? 2. Әлеге дәрестә.

Рефлексив бәяләү
1. Дәрестә нинди уку мәсьәләсен билгеләдек?
2. Әлеге дәрестә нинди яңалык белдек? Ул сезнең өчен кызыклы (файдалы) булдымы?
3. Уку мәсьәләсен чишә алдыкмы?
Дәрескә йомгак ясала, нәтиҗә чыгарыла.
Укучыларның үз фикерләрен исәпка алып, билгеләр куела.
Өйгә эш бирелә.

«Чәчкә төркеме эчендә Заһидәнең акка маил сары йомшак чәчле башы үзе дә чәчә.

«Аның әнкәсе Һәрвакыт, бакчага чыккач, борын илә иркен-иркен сулыш ала иде. З.

«Аның әнкәсе Һәрвакыт, бакчага чыккач, борын илә иркен-иркен сулыш ала иде. Заһидә әнкәсеннән сәбәбен сорагач, әнкәсе аңарга: “Доктор куша, кызым, миңа шулай итәргә кирәк!” – дия иде.

Читайте также:

      

  • Сострадание к природе сочинение 9 3
  •   

  • Щербатова сидела в коляске закрыв глаза закутав голову сочинение
  •   

  • Янтарь сочинение 9 класс
  •   

  • Сочинение князя катырева ростовского
  •   

  • Муса джалиль герой шагыйрь сочинение на татарском

Нәҗип Думави иҗатында яшьләрне тәрбияләү  мәсьәләләре

Беренче рус революциясе белән рухланып әдәбиятка килгән шагыйрьләр арасында Нәҗип Думави исеме күренекле урын биләп тора. Габдрахман Сәгъди сүзләре белән әйтсәк, “Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйт Рәмиевлардан кала бу дәвернең көчле шагыйрьләреннән берсе шул иде.” Әдәбиятның күп төрле жанрында эшләп, Думави бай иҗат мирасы калдырды. Аларның күбесе шигырь, проза, публицистика, балалар әдәбияты һәм тәнкыйть өлкәсенә карый.

Балалар матбугаты 1905нче ел революциясе тәэсирендә аеруча үсеш ала. Әдипнең балалар, яшьләр өчен язылган әсәрләренең темалары күпкырлы. Н.Думави яшьләрдә азатлыкка һәм бәхеткә өмет тәрбияләү максатын куя. Аныңча, киләчәкнең бәхетле кешесе рухи яктан матур булырга һәм бертуктаусыз камилләшергә тиеш. “Иҗтиһат” (1906) шигырендә әлеге мотив тирәнәя төшә. Әсәрнең исеменнән күренгәнчә (иҗтиһат-тырышу), шагыйрь яшьләрне белем алырга, һөнәр өйрәнергә өнди. Тырышлык белән бик күп мөмкинлекләр ачыла, күпме ачышлар ясала, ди автор. Аныңча, дөньядагы эшләнгән һәрбер гамәл юкка түгел, ул нинди дә булса максат үти, вазифа башкара. Шуңа күрә кылган эшләреңне уйлап башкарырга кирәк, дигән фикерне алга сөрә.

Н.Думави мәктәп, уку темасын поэтик югарылыкка күтәреп сурәтли. “Карлыгачның балаларга әйткән сүзләре” шигыре моның ачык мисалы. Поэтик образ Карлыгач аша шагыйрь яшьләргә үзенең әйтәсе фикерләрен җиткерә:

                     Яшьлектә яхшы укың сабакларны,

Зурайгач тырышып та белалмассыз,

Яшьлекне уйнап –көлеп уздырсаңыз,

Дөньяда рәхәт көнне күралмассыз.

“Балалар тавышы”(1907) шигырендә әлеге тема искелек белән яңалык каршылыгы аша ачыла. Шагыйрь үз укучыларын иске карашларны  җимереп, яңача  яшәргә, гыйлемгә омтылырга өнди. Н.Думави милләтнең киләчәген белем-мәгрифәттә күрә.

Нәҗип Думави поэзиядә күтәргән, чор өчен актуаль булган темаларны прозада дәвам иттерә. Язучы хәерчелектән чыгу юлын бары тик мәгърифәттә, белем алуда күрә. “Зәки”(1910), “Мортый илә Мукай”(1910) хикәяләрендә бу фикерләр ачык күренә. “Зәки” хикәясенең герое – ун яшеннән чыккан Зәки исемле  бала. Ул ике елдан бирле авыл мәктәбендә укый. Быел мәктәп ачылып укулар башланса да, әти-әнисеннән мәктәптә укырга рөхсәт юк. Ярлы гаиләнең  эшкә ярарлык бер кешесе дә булмаганлыктан, аны  кап сугарга бирергә уйлыйлар. Зәки әткәләренең үзен кап сугарга бирәчәкләрен аңлагач, үткән ел имтиханда хәлфәсе сөйләгән сүзләрне искә төшерә. Хәлфәсе кап сугуның һөнәр түгел икәнлеген, һөнәр булса да, бик начар, һәр яктан файдасы аз булганлыгын сөйләгән иде. Зәки үзенең мәктәптә укуларын, уку буенча бар шәкерттән өстен булуын сагынып исенә төшерә, кап сугарга китсә, башка укырга мөмкинлек булмаячагын аңлый. Уку, белем алу теләге бик көчле булганга, Зәки әти –әнисеннән Казанга качып китә дә, мәктәпкә укырга алуларын сорап йөри. Бер хәлфә кызганып укырга ала, ә бераздан бик яхшы укыганга, Зәки бай балаларына сабакларын өйрәтә башлый. Бер бай аны үзенә тәрбиягә ала, аның  балалары белән Зәки рус мәктәбендә дә укый, сәүдә мәктәбен дә тәмамлый. Зәки бай егет булып, авыл халкын шаккатырып туган авылына кайта. Бу хәлләрдән соң Зәкинең әтисе шул чорда гына түгел, хәзер дә иң актуаль булган фикерне әйтә:”Ай Аллаһы, гыйлем дигән нәрсә кешене нинди дә дәрәҗәләргә мендерми, мал- байлык түгел, гыйлем, уку- байлык”,- ди. Шул ук вакытта әсәрдә хезмәт иясе баласы  бәхетле булырга тиеш, моның өчен ул көрәшергә, максатчан булырга тиеш дигән фикер дә уздырыла.

“Мортый илә Мукай” хикәясе әлеге әсәргә аваздаш.Тормыш хәерчелеге Мукайны усал, әшәке, кансыз булырга өйрәтә. “Кем көчле, шул хаклы” тәгълиматы аның карашларында урнашкан. Мукайда ярдәмлелек, иптәшлек сыйфатлары күптән юк. Исән калыр өчен ул караклык юлын сайлый. Караклык өчен ул берничә тапкыр төрмәгә эләгә, бу җиңел кәсеп  яхшылыкка алып бармавын автор ассызыклый. Хикәядә әлеге образга капма-каршы рәвештә ятим Мортый образы куела. Ул авторга яхшылык һәм яманлык кебек сыйфатларны калкурак күрсәтү өчен кирәк. Мортый –Мортаза яхшылык сыйфатларын әти- әнисе тәрбиясеннән алып калган. Ятим калып, Мукай белән хәер соранып йөргәндә дә, Мортаза сабакка баручы балаларга кызыгып карый, аның да шәкерт булып белем аласы, хәерчелектән котыласы килә. Бәхетенә, яхшы кешеләр очрап, белем алу мөмкинлеге туа, яхшы хезмәт табып хәерчелектән котыла. Ике ятим бала язмышын сурәтләп, автор яхшы бул, яхшылыкка омтыл, начар булма дигән мәгърифәтчелек кануннарына нигезләнгән гуманистик идеяне уздыра.

Кешелеклек, гаделлек хисләрен тәрбияләү максаты белән Н.Думави “Габдулла” хикәясен иҗат итә. Язучы, мәктәп балада укуга омтылышны уятырга тиеш, дигән фикер үткәрә. Хикәянең төп персонажы Габдулланы белемгә омтылучан, тырыш булуы өчен хәлфә бик ярата. Дәресләрдән соң чәй эчәргә калдыра. Ә инде чәйдән соң калган шикәр яки ипи  кисәген Габдулла сеңелесенә алып кайта. Шулай итеп, әдип мәгърифәт таләпләренә нигезләнеп, гуманистик идеяләрне, якыннарыңны ярат һәм кайгырт кебек кешелеклелек сыйфатларын алга сөрә. Белем һәм тәрбия бирүнең берлеген һәм дәвамчанлыгын, әхлакый һәм гумманистик тәрбиянең мөһимлеген күрсәтә.

Н.Думави фикеренчә, милләтне үстерү өчен, яшьләрнең белемле, максатчан, һөнәрле, әхлаклы һәм шәфкатьле булуы шарт. Аның бу фикерләре  бүгенге көнебез өчен дә аваздаш яңгырый.

Кулланылган әдәбият: Н.Думави. Агач аяк. Хикәяләр һәм шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2003.-128-бит.     

Download

Фатих Хөснинең » Йөзек кашы» повестен анализлау

Ф.Хөснинең Йөзек кашы повестен анализла

Adobe Acrobat Document
329.4 KB

Download

“Җыр ишетелә Идел, Уралдан, Йолдыз кашка узган юллардан”

6 сыйныф. Әдәбият дәресе.docx

Microsoft Word Document
117.6 KB

Download

Гаяз Исхакыйның “ Кәҗүл читек” хикәясен анализлау

Г.Исхакый.Кәҗүл читек..pdf

Adobe Acrobat Document
268.2 KB

Download

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау..pdf

Adobe Acrobat Document
174.5 KB

Download

Р.Батулланың тормыш юлы, иҗаты. Проект яклау дәресе.

Р.Батулланың тормыш юлы, иҗаты..pdf

Adobe Acrobat Document
1.1 MB

Download

«Н.Думавиның дөньяви уйлары».

Н.Думави..pdf

Adobe Acrobat Document
351.7 KB

Download

» Бу тарихта эзле без!» Дәрес- «Бәхетле очрак «уены.

Бу тарихта эзле без..pdf

Adobe Acrobat Document
154.8 KB

метки: Балалар, Татарск, Татарский, Мэснэви, Хайретдин, Картинасын, Турында, Татарча

Күңелләренә никадәр авыр булса да, аналар кичерәләр.

  • Күңелләрне боз капламасын.
  • Ана кешенең колагы ишетмәсә, йөрәге ишетә…

    Ш. Хөсәенов.

    Ана… Бу сүз мине шундый дулкынландыра. Әнием — минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием — иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп, дөньяга китергәннәр, бәбкәм дип иркәләп кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп үстереп инде менә олы кызым дип, безгә фатиха биреп, зур тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. Һәм без әтиебезгә, әниебезгә мәңге бурычлыбыз.

    Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында да үзәктә Ана образы тора. Әсәрдә аның исеме дә бирелми, чөнки бу — барлык аналарны берләштергән образ.

    Ананың балалары инде зур үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Ана үзе генә авылда яши. Балалары аны, әлбәттә, онытмыйлар: посылка җибәреп, хат язып торалар. Бервакыт Ана балаларына кунакка килеп керә. Нәкъ менә шушы көнне аның улы да өйләнә икән. Әлбәттә, бу турыда ана белми, чөнки аңа хәбәр итүче юк. Бу хәл үзе генә дә анага карата игътибарсызлыкны күрсәтә. Чөнки яхшы бала өйләнер алдыннан әти-әнисеннән фатиха сорар иде. Уллары-кызлары әниләренең килүенә бик сөенәләр, Ана да аларның күңелен боегайтасы килмәгәнгә, үзендә яман шеш авыруы икәнлеген әйтмәскә була. Ләкин ананы шифаханәгә алып килгән күрше кызы бу серне ача, әниләренә карата рәхимлерәк булуларын, хәзер инде аны кайсыныңдыр тәрбиягә алырга тиешлеген әйтә. Менә шуннан соң ачыла да инде балаларының чын йөзе. Берсенең бер проблема икән, икенчесенең — икенче проблема һәм алар берничек тә әниләрен үзләренә ала алмыйлар. Әлбәттә, түземле дә, нечкә дә күңелле Ана боларны күрмәмешкә салыша, ләкин аның күңеленә төер утыра шул инде. Һәм бу төерне берничек тә бетереп булмаячак.

    Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә бала башында әле тормыш мәшәкатьләре, вакыт юклык… Минемчә, балалары ананы яраталар, ләкин үз эшләренә, үз уйларына бирелеп, аны аңламыйлар. Мәсәлән, Ислам да бик теләп әнисен үзләренә алыр иде дә, тик авыру белән артык чыгымнар булачак, һәм төрле сәбәпләр табып, моңа ризалашмый. Ләкин менә шул Исламга ана ике мәртәбә тормыш бүләк иткән. Беренчесе — туганда, икенчесе — чирләгәч. Балаларына бу бик нык тәэсир итә, алар инде аңладылар да бугай, ләкин Анада аларга карата рәнҗеш кала. Әмма безнең әниләр олы йөрәкле бит, бигрәк тә үз баласына карата. Алар яраталар, сөяләр, кызганалар һәм гафу итәләр. Тик бәгыре генә катмасын. Ш. Хөсәенов Ана образы аша барлык аналар күңеленең нечкәлеген, матурлыгын күрсәтә.

    2 стр., 696 слов

    «Минем яраткан укытучым»

    … әптә ул үзара дус коллектив туплап, безне эшләргә өйрәтеп китте”, – диләр алар. Авыр чакта терәк булганы, безне үз балаларыдай яратканы өчен, безгә – … дә, күпләр өчен идеал, үрнәк тә булырга тиеш. Минем өчен шундый мөгаллим булып, беренчедән алып, җиденче сыйныфка кадәр … башкара. Бар көчен, вакытын эшенә, мәктәп тормышына юнәлтә. Минем өчен татар теле – үз һәм газиз. Татарлык бөтен каныма, беренче …

    Әсәр «Әниемнең ак күлмәге» дип атала. Татар халкында ак төс чисталык, пөхтәлек, сафлыкны белдерә. Әлеге әсәрдә ана да шундый ак, саф, чиста. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән, балалар тәрбияләп үстергән, хәләл көче белән яшәгән. Балаларын да илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгән. Күргәнебезчә, Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» исемле әсәрендәге Ана — иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше.

    Әйе, аналар — бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

    Ана — бөек исем,

    Нәрсә җитә ана булуга!

    Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.

    Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.

    Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.

    Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е Акъәби һәм аның уллары, кызлары һәм оныклары турында. Акъәби авылда яши. Олыгаеп, үзе генә яшәве авырайгач, балалары шәһәргә алып киләләр. Бик каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар һәм ул анда җан бирә. Бик теләсә дә, ул васыятен дә әйтә алмыйча кала: аны тыңлап торырга беркемнең дә вакыты табылмый. Шулай итеп, ап-ак кәфенлеккә төреп, мөселманча күмү урынына, ананы рәнҗетеп, сүзенә колак салмыйча, гробта күмеп куялар.

    Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы белән дә таныш булмаган кеше юктыр. Биредә дүрт хатын — дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» — баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич кабул итми. Аңа карата нәфрәт уяна. Ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатырсың. Ирексездән аның кечкенә нарасыен җәлли башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, күпереп торган иреннәреннән агыза-агыза күкрәк сөте иммәскә, «әнием, бәгърем» дип дәшмәскә мөмкин бит. Юк, кирәкми, бу турыда уйлыйсым килми минем! Бу минутта минем әнә шул Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналаемның матур, чибәр бәләкәче буласым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.

    3 стр., 1490 слов

    Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев

    … өчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланды! Аннан, күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, … Шуның өчен җәза бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән әрәм иттек. Без яши белм … сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды. Бәхил …

    Ана образы Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» драмасында иң югары биеклегенә күтәреп бирелгән. Ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр итәргә килә. Ул дустының әйберләрен әнисенә күрсәтә, аның турындагы хатирәләрен сөйли һәм мондый батыр улларны бары тик бөек Аналар гына тәрбияли алуына инана, ахырдан әйтә: «Мин дә синең улың булыйм әле, бөек Ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», — ди. Ана риза була һәм янындагыларның барысын да кочаклап ала.

    Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:

    Ташлама, әнкәй, ташлама,

    Мине изге догаңнан,

    Ташласаң изге догаңнан,

    Мин бәхетле булалмам.

    Гомумән, Р. Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Нәкъ менә минем әни турында язган кебек, һәм бу шигырьләр башыннан ахырына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул — шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит.

    Бөтен чор язучылары да үз иҗатларында анага дан җырлыйлар. Бу тема сугыш чорында язылган шигырьләрнең дә үзәгендә булды. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» поэмасы. Монда да әни кешенең олы мәхәббәте сурәтләнә. Ана сугышка үзенең бөтен газиз улларын да озаткан, елый-елый аның күзләре дә сукырайган, ләкин безнең кадерле әниләребез шундый зур ихтыяр көченә ия, алар барысына да түзәргә әзер, тик балалары гына исән булсын, Кеше дигән исемнәрен югалтмасыннар. Бу ана да нык булып кала, сынмый, сыгылмый.

    Гомумән, татар хатын-кызы бик батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Шуның өчендер, Ана — татар поэзиясендә идеал образ. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр. Минемчә, һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни» сүзе — үзе үк бик матур шигырь бит ул.

    10 стр., 4776 слов

    По татарской литературе «ӘКИЯТЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА» (11 класс)

    … Ивановның 1842 елда Казанда чыккан «Татарская хрестоматия” дигән китабында очрашабыз. … балалар күңеленә якын булган шигырьләр һәм хикәяләрне … сендә туган комизм, тормышта очрый торган игътибарга лаеклы төрле вакыйгалар, … уеннар турында фәнни-популяр мәкаләләре басыла. Гомумин, бу … хикәяләрнең бер өлеше изге итеп саналган. Алар теләсә кайда, … күренешләренең, шулай ук кеше хыялларының үзенчәлекле чагылышы. …

    Презентация на тему: » Нәҗип Думави (1883-1933)). Тормыш юлы Нәҗип Думави (Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев) 1883 нче елның 19 нчы маенда хәзерге Аксубай районының Яңа Дума авылында.» — Транскрипт:



    1


    Нәҗип Думави ( ))


    2


    Тормыш юлы Нәҗип Думави (Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев) 1883нче елның 19нчы маенда хәзерге Аксубай районының Яңа Дума авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.


    3


    Башта — өйдә, аннары Кизләү, Казандагы Касыймия, Иж- Буби мәдрәсәләрендә укый.


    4


    Шуннан соң Әстерхан, Гурев якларына эшкә китә. Ул казакъ далаларында, Уралда, Чистайда, нче елларда Буби мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә.


    5


    Буби мәдрәсәсендә эшләгәндә, мәгълүм погромга эләгеп, кулга алына һәм ун айга якын төрмәдә утырып чыга.


    6


    Империалистик сугышта катнаша. Аннан кайткач, берара укыта, соңрак берничә ел мулла булып тора. Шуннан соң Үзбәкстанга китә һәм 1933нче елда Сәмәркандта вафат була.


    7


    Иҗаты Н.Думави – бай мирас калдырган язучы. Шагыйрь буларак, нче еллардагы күтәрелеш чорында яза башлый һәм күпсанлы шигырьләр, поэмалар иҗат итә.


    8


    Повестьлар, хикәяләр, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә яза.


    9


    Әдипнең балалар өчен язган шигырь һәм хикәяләре дә байтак. Аның шулай ук Мәктәп имласы, Мөгаллим (рәсемле әлифба) кебек методик хезмәтләре дә бар.


    10


    Нәҗип Думави Айлы төн шигыре


    11



    Понравилась статья? Поделить с друзьями:

    Не пропустите также:

  • Н дубина рассказ наоборот
  • Н д телешов сказка белая цапля нравственные проблемы в произведении
  • Н г гарин михайловский сказка книжка счастья социально нравственная проблематика произведения
  • Н г гарин михайловский сказка книжка счастья сведения о писателе образы и сюжет сказки
  • Н г гарин михайловский сказка книжка счастья прочитать

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии